Бөгелмәдә коронавирус белән чирләүчеләр исемлегенә тагын бер кеше өстәлде
Лениногорск районында “COVID-19” белән зарарлануның тагын бер очрагы расланды.
Татарстанда 26 Яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 24се – элемтәәләр нәтиҗәсе. 5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21е өйдә дәвалана.
18 яшькәчә – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькәчә – 12
50 яшьтән 60 яшькәчә – 5
60 яшьтән 70 яшькәчә – 3
70 яшьтән 80 яшькәчә – 4
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче юк.
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:
Казанда – 16, Апас районында – 2, Яр Чаллы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Сарман районнарында 1әр очрак.
11 сентябрьгә Татарстанда барлыгы 6 787 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 5 602 кеше терелгән, шул исәптән 10е – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа