Бөгелмәдә - кабат ут афәте (+ФОТОЛАР)
7 апрель көнне 10 сәгать 53 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә шәһәренең З. Космодемьянская урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Шунда ук чакыру урынына кирәкле көчләр юллана. Хәбәр килүгә 5 минут дигәндә урынга барып җиткән коткаручылар 3х4 метрлы мунчадан куе төтен чыгуын күрәләр. Ярдәм сораучы булмый. Хуҗа...
7 апрель көнне 10 сәгать 53 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә шәһәренең З. Космодемьянская урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Шунда ук чакыру урынына кирәкле көчләр юллана.

Хәбәр килүгә 5 минут дигәндә урынга барып җиткән коткаручылар 3х4 метрлы мунчадан куе төтен чыгуын күрәләр. Ярдәм сораучы булмый. Хуҗа мунча эчендә бер кеше дә булмавын әйтә. Объект йорттан 5 метр читтә урнашкан.

Янгын объекты: бер катлы шәхси агач мунча, кирпеч белән тышланган, гараж белән бер түбә астында урнашкан, түбә металлдан эшләнгән лист белән ябылган, газ кертелмәгән, электр үткәрелгән, утын белән ягыла. Хуҗасы - 1977 елгы хатын-кыз. Милек иминиятләштерелмәгән.

Ут чыгу нәтиҗәсендә түбәгә, гараж эчендәге автомобиль запчастьларына, җиһазларга зыян килә. Янгынның тулаем мәйданы - 36 кв. м. Уттан саклап калынган милек суммасы - 500 мең сум.

"Янгынның якынча сәбәбе - электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне бозу", - дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Ю. Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia