Бөгелмәдә итнең сыйфаты тикшерелгәнме?
Республикабызның барлык төбәкләрендә дә көзге ярминкәләр старт алды. Аның максаты - терлекчелек, бакчачылык һәм игенчелек продуктларын сатырга уңайлык булдыру. Анда шәхси, крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша. Ярминкәдәге сатыла торган итнең сыйфаты өчен кем җавап бирә? Бу сорау белән без Бөгелмә район дәүләт ветеринар берләшмәсе җитәкчесе Руслан СӘЙФЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек. Ярминкә - ул...
Республикабызның барлык төбәкләрендә дә көзге ярминкәләр старт алды. Аның максаты - терлекчелек, бакчачылык һәм игенчелек продуктларын сатырга уңайлык булдыру. Анда шәхси, крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша. Ярминкәдәге сатыла торган итнең сыйфаты өчен кем җавап бирә? Бу сорау белән без Бөгелмә район дәүләт ветеринар берләшмәсе җитәкчесе Руслан СӘЙФЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.
-
Ярминкә - ул реализацияләүче продукциянең зарарсыз булуына гарантия. Шуңа күрә шәхси, крестьян-фермер хуҗалыклары, эре фермалардан алып килгән продукция мәҗбүри рәвештә ветеринария санитария экспертизасы уза һәм тамгалана. Башка төбәкләрдән алып киленгән ит продукциясенә таләпләргә тулы килгән белешмәләр булырга тиеш. Бу исәпкә ит кенә түгел, ә тере тавыклар, үрдәкләр, казлар, куяннар һәм башкалар да керә.
-
Хайваннар, кош-кортлар бары ярминкә вакытында гына тикшереләме?
-
Юк, әлбәттә. Август башында шәхси сектор һәм җәмәгатьчелек терлеген эшкәртүнең көзге сезонын башлап җибәрдек. Бу вакытта төрле чаралар уздырыла. Шулар исәбендә, бруцеллоз һәм лейкоз авыруларының барлыгы-юклыгын тикшерү өчен кан алабыз. Туберкулез авыруы булуын, туберкулин кадап, малның аллергик реакциясен тикшерәбез. Түләмә, "Эмкара"га каршы вакцина ясыйбыз һәм паразитларга каршы эшкәртәбез. Бу чараларның һәркайсы ит продуктлары кулланганда кеше организмына зарар салмасын өчен башкарыла.
-
Болардан кала малларга бүгенге көндә тагын нинди авырулар яный? Аларны булдырмас өчен нинди чаралар күрелә?
-
Соңгы арада дуңгыз чумасы, кош гриппы һәм нодуляр дерматит инфекцияләренең яңа чыганаклары барлыкка килә генә тора. Нодуляр дерматитка тукталып китәсем килә. Ул Россия Федерациясе өчен яңа бик куркыныч авыру, малларның үлеменә китерә, шул рәвешле зур икътисадый зыян китерә. Аны кан эчүче бөҗәкләр тарата. Безнең район территориясенә кертмәс өчен кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Чит төбәктән мал кертергә теләгән очракта районның ветеринария хезмәте белән һәм Казан шәһәрендәге Баш ветеринария идарәсе белән килешеп кенә эшләргә ярый. Безнең район өчен бу бик актуаль, чөнки күрше төбәкләрдә инде зарарлану очраклары теркәлгән.
-
"Меркурий" системасына да аңлатма биреп китсәгез, әйбәт булыр иде.
-
2018 елның 1 гыйнварында Россия Федерациясенең барлык территориясендә "Меркурий" системасында мәҗбүри электрон ветеринария сертификатлаштыруы эшли башлаячак. Ул заявкага кертелгән продуктны әзерләүнең барлык циклында (чималдан башлап, кибет киштәләренә барып эләккәнче) күзәтеп бара. Мондый сертификация узу ит комбинатлары, кошчылык фабрикалары, диңгез продуктлары җитештерүчеләр, сөт заводларына, дистрибьюторларга һәм сату нокталарына - мәҗбүри. Бу уңайлы система, чөнки аларга хәзер ветеринария сертификатларын алу күп вакыт таләп итмәячәк.
-
Руслан Фәвәдисович, биргән мәгълүматларыгыз өчен зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа