Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә ир-ат янгында агуланган

Совет урамындагы биш катлы йортның өченче катындагы фатир янган. (Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Бөгелмәдә 42 яшьлек ир-ат торак йортта янгында агуланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Совет урамындагы биш катлы йортның өченче катындагы фатир янган. Янгын турында хәбәр...

Совет урамындагы биш катлы йортның өченче катындагы фатир янган.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Бөгелмәдә 42 яшьлек ир-ат торак йортта янгында агуланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Совет урамындагы биш катлы йортның өченче катындагы фатир янган. Янгын турында хәбәр Бөгелмә районының 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген 2 сәгать 56 минутта алынган. Янгын урынына 64нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләрнең бер звеносы өч бүлмәле фатирга ишектән, икенчесе балкон аша үткән. Фатирда булган аңсыз яткан ир-атны коткаручылар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган.

Янгын кухняда чыккан, 11 минуттан ут сүндерелгән.

Табиблар ир-атның янгын вакытында агулануын раслаган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/22/156534/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса