Бөгелмәдә гриппка каршы көрәш башланды
Бөгелмәдә кискен респиратор вирус инфекцияләренә каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Алты мең бөгелмәле инде саклану чарасы күрергә өлгерде. Грипп һәм ОРВИга каршы вакциналарны медицина хезмәткәрләре үзләреннән башлады, чөнки вирус инфекциясе белән авыручылар саны артканда, аларны дәвалаучылар саны кимергә тиеш түгел. Вакцина ярдәмендә ясала торган профилактикага аеруча хроник авырулы кешеләр...
Бөгелмәдә кискен респиратор вирус инфекцияләренә каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Алты мең бөгелмәле инде саклану чарасы күрергә өлгерде. Грипп һәм ОРВИга каршы вакциналарны медицина хезмәткәрләре үзләреннән башлады, чөнки вирус инфекциясе белән авыручылар саны артканда, аларны дәвалаучылар саны кимергә тиеш түгел.
Вакцина ярдәмендә ясала торган профилактикага аеруча хроник авырулы кешеләр һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр мохтаҗ. Әүвәл аларга прививка ясыйлар. Халыкка хезмәт күрсәтү сферасы хезмәткәрләре дә вакцинацияләүдә - алдынгылар рәтендә. Медицина хезмәткәрләре андыйларның эш урыннарына үзләре килә. Шушы көннәрдә балаларга белем бирү учреждениеләрендә дә прививка ясый башлаячаклар. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әти-әниләрдән балаларга прививка ясату өчен рөхсәт алына.
Район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре бөгелмәлеләргә үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә игътибарлы булырга һәм үзвакытында - вирус сезоны башланганчыга кадәр прививка ясатып калырга киңәш итә.
- Кагыйдә буларак, беренче суыклар килүгә организм стресска дучар була һәм инфекциягә каршы торучанлык кискен кими. Шуңа күрә дә нәкъ менә шушы периодта - көз башында вакцинация ясату мөһим. Иммунитет вируслы авырулар сезонына кадәр ныгып калачак, - ди үзе дә прививка ясаткан Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров.
Вакцинация грипп профилактикасында иң кирәкле чаралардан санала. Ләкин прививка ясаткан кеше, гомумән, чирләмәячәк дигәнгә инану дөрес түгел. Һәр кешенең иммун системасы үзгә. Шуңа күрә вирус эләккән очракта да, прививка алган кешедә авыру өзлегүләрсез һәм җиңел формада уза.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа