Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә эшсезлек дәрәҗәсе турында

Ел дәвамында Бөгелмәдә эшсезлек дәрәҗәсе 1,5 тапкырга кимеде һәм хәзер 0,4 процент тәшкил итә. Бу - Татарстан Республикасы районнары арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Җөмһүриятебездәге зур шәһәрләр арасында әлеге җәһәттән Бөгелмә дүртенче урынны били. Бөгелмәнең халыкның мәшгульлеге үзәгендә хәзер эшсез буларак, 224 кеше теркәлгән. 2016 елда бу вакытта 358 гражданин...

Ел дәвамында Бөгелмәдә эшсезлек дәрәҗәсе 1,5 тапкырга кимеде һәм хәзер 0,4 процент тәшкил итә. Бу - Татарстан Республикасы районнары арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Җөмһүриятебездәге зур шәһәрләр арасында әлеге җәһәттән Бөгелмә дүртенче урынны били.

Бөгелмәнең халыкның мәшгульлеге үзәгендә хәзер эшсез буларак, 224 кеше теркәлгән. 2016 елда бу вакытта 358 гражданин теркәлгән булган (эшсезлек дәрәҗәсе 0, 64 процент тәшкил иткән). Агымдагы елда әлеге үзәк ярдәмендә 1 208 кеше эшкә урнаштырылган, бу узган елгыдан 5 процентка күбрәк. Быел ноябрь аенда шәһәр һәм районның 138 предприятие һәм оешмасы 596 буш эш урыны турында мәгълүмат биргән. Хезмәт базарындагы киеренкелек дәрәҗәсе бер вакансиягә ике кандидат дип бәяләнә.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров сөйли:

- Ел саен Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгенә 5 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Иң күп вакансияләр сәнәгать өлкәсенә туры килә. Икенче урынны - төзелеш, өченче урынны транспорт һәм элемтә тармагы били. Сәүдә белән сәламәтлек саклау өлкәләре дә беренче бишлектә тора.

Бөгелмә районы Татарстанның иң зур промышленность районнарының берсе булып санала. Биредә тармакның "ТНГ-Групп", механика заводы, "ГКС", НПО "НТЭС" кебек флагманнары эшчәнлек алып бара. Нәкъ менә алар тырышлыгына күрә, Бөгелмә муниципаль районының сәнәгать җитештерүе индексы, ел башыннан алып исәпләгәндә, 105 процентка җитте. Әлеге компанияләр яңадан-яңа куәтләрне үзләштереп, өстәмә эш урыннары булдыралар. Бүген бу предприятиеләрдә 9 меңгә якын кеше эшли. 2018 елда без "Племпродукт" кошчылык комплексының яңа көч белән эшләп китәчәген көтәбез, бу исә тагын 420 кеше эш урыны табачак дигән сүз. Булган инвесторлар белән тыгыз элемтәдә эшләү, базар мәйданына яңа көчләрне җәлеп итү һәм район кешеләрен эшкә урнаштыруда теләктәшлек итү нәтиҗәсе буларак, соңгы ике-өч елда эшсезлек дәрәҗәсенең сизелерлек кимүе күзәтелә.

Шәһәрдә һәм районда сорау аеруча зур булган һөнәр ияләре дип слесарьлар, токарьлар, фрезерчылар, инженерлар һәм башка эшче һөнәр ияләре санала, шулай ук табибларга, шәфкать туташларына, укытучыларга, тәрбиячеләргә, педагогларга, пешекчеләргә дә сорау зур. Агымдагы елда тагын йөк автомобильләре, автобуслар йөртүчеләр, иминият агентлары, менеджерларга, машинистларга кытлык сизелә башлады.

Алдагы елда да мәшгульлек үзәге эшсезлек дәрәҗәсен киметү юнәлешендә эшне дәвам иттерәчәк. Үзәк шулай ук социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган кешеләрне кабат укыту, икенче һөнәр бирү, социаль гарантияләрне тәэмин итү юллары аша да эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса