Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә дүрт көн буена өлкән яшьтәге спортчылар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогына ачык ярышлар узды

Бөгелмәдә дүрт көн буена өлкән яшьтәге спортчылар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогына ачык ярышлар узды. XXI мәртәбә үткәрелүче бу мәртәбәле турнирны Бөгелмә җирлеге икенче тапкыр каршы алды. Россиянең 50 регионыннан барлыгы 200 гә якын спортчы килгән иде. Россиякүләм ярыш ачылу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты....

Бөгелмәдә дүрт көн буена өлкән яшьтәге спортчылар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогына ачык ярышлар узды. XXI мәртәбә үткәрелүче бу мәртәбәле турнирны Бөгелмә җирлеге икенче тапкыр каршы алды. Россиянең 50 регионыннан барлыгы 200 гә якын спортчы килгән иде.

Россиякүләм ярыш ачылу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты. Ул, спортчыларны сәламләп, аларга уңышлар, саекмас көч һәм җиңүләр теләде.

Чараны оештыручы, Россиянең атказанган тренеры Николай Капитонов әйткәнчә, иң өлкән атлетка - 84 яшь. Иң-иңнәре арасында шулай ук Олимпия чемпионы да бар иде - Дмитрий Берестов. Ул ярышларда 3 рекорд куйды. Спортчылар бертавыштан Бөгелмәдәге ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. Ә Николай Васильевич үзе әлеге Кубокның нәкъ менә Бөгелмәдә узуын зур мәртәбә итеп саный. Һәм шушындый ярышларның, һичшиксез, шәһәр-районыбызда авыр атлетика үсешенә зур йогынтысы булачагын ассызыклый:

- Әгәр без бүген дәрәҗәле уеннарны үзебездә үткәрәбез икзн, димәк, бөгелмәлеләрдә һөнәри спортка кызыксыну арта, - диде ул журналистлар белән әңгәмә вакытында.

Өлкән яшьтәге спортчылар арасындагы XXI ачык Россия Кубогы ярышлары Бөгелмәдә авыр атлетиканың 60 еллыгына багышлап үткәрелде.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса