Бөгелмәдә депутатлар кабул итте
Агымдагы елның 7 февралендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Бөгелмә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Леонид Якунин һәм Рифнур Сөләйманов сораулары булган кешеләрне кабул иттеләр. Депутатларга гозер белән килүчеләр арасында авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләре депутатлары да, хезмәт ветераннары да, күп бала тәрбияләүче әти-әниләр дә бар иде. Аларны...
Агымдагы елның 7 февралендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Бөгелмә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Леонид Якунин һәм Рифнур Сөләйманов сораулары булган кешеләрне кабул иттеләр.
Депутатларга гозер белән килүчеләр арасында авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләре депутатлары да, хезмәт ветераннары да, күп бала тәрбияләүче әти-әниләр дә бар иде. Аларны борчыган сораулар да төрледән-төрле: предприятиеләрнең киләчәге, җир мәсьәләсе, йорт территорияләрен төзекләндерү, тузган торактан күченү, чистарту корылмалары төзү һәм башкалар.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә дә тиешле аңлатмалар бирелде, күбесенең күтәргән мәсьәләсе игътибар үзәгенә - эш процессына алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа