Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә әдәби футбол

Балаларны ике командага бүлделәр.

“Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында  үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби футбол” спорт-интеллектуаль уенын үткәрделәр. Суык һәм болытлы һава торышы шәһәр сулыгына килүче яшь бөгелмәлеләр өчен киртә булмады.

Балаларны ике командага бүлделәр. Иң кыюлар һәм җитезләр үзләренең барлык сәләтләрен эшкә җигеп, уен һәм спорт эстафеталарында катнаштылар. Һәрбер үтелгән этап саен балаларның мавыгуы көчәя барды. Билгеле инде, барлык катнашучылар да биремнәрне җиңел генә җиңә алмады, оттыручылар да булды. Моңа да карамастан, яшьләр арасында көлке, шау-шу, бәйрәм рухы хөкем сөрде, бу кичәдә барысы да бәхетле иде – балалар да, өлкәннәр дә, китапханә хезмәткәрләре дә.

Балалар йөзендәге күңелле соклану – оештыручылар өчен иң зур бүләк.

Э. ХӘБИБУЛЛИНА, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре,

А. Пахомова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса