Зыян күрүчеләрнең икесен дә хастаханәгә озатканнар. (Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). "Форд Фьюжн" машинасы Бөгелмәдә "зебра"да әнисе белән кызын бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ"га республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Бүген иртән Бөгелмә шәһәренең Ленин урамында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. "Форд Фьюжн" машинасының 40 яшьлек йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә әнисе белән кыз баланы уздырмаган....
Зыян күрүчеләрнең икесен дә хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). "Форд Фьюжн" машинасы Бөгелмәдә "зебра"да әнисе белән кызын бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ"га республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Бөгелмә шәһәренең Ленин урамында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. "Форд Фьюжн" машинасының 40 яшьлек йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә әнисе белән кыз баланы уздырмаган.
40 яшьлек хатын-кыз һәм аның җиде яшьлек кызы җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.
Баланың бәрелгән һәм сыдырылган урыннары бар. Әнисендә медиклар ябык баш җәрәхәте һәм баш мие селкенү куркынычы булуын әйткән.