Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә "Чиста яр" экологик акциясе

2 август көнне Студентлар хезмәт отрядларының Бөгелмә активистлары, иреклеләр оешмалары, авыл яшьләре, “Чиста яр” экологик акциясе кысаларында, Үзәк сулыкның су зонасын һәм яр буен ләм һәм чүп-чардан чистарттылар.

Акциянең төп максаты – сулык ярларында санитар тәртип урнаштыру, саклау, җәмәгать активлыгын үстерү һәм табигатькә сакчыл караш булдыру.

– “Республикада “Чиста яр” экологик акциясе дәвам итә. Бөгелмә районы әлеге акциягә бик теләп кушылды, – дип сөйләде Иреклеләр үсеше Координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина.

Акциянең төп идеясе – шәһәр халкына һәм аның кунакларына кеше һәм табигатьнең тыгыз элемтәдә булуын исбатлау. Үз артыңнан чүп-чар калдырмаска, аны махсус урыннарга ташларга кирәклеген җиткерү. Чөнки безнең киләчәгебез тирә-як табигатькә бүгенге мөнәсәбәтебезгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса