Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр
Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Васильевич Павлов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм көнендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Элвера Ризванова, социаль яклау, сугыш һәм хезмәт ветераннары шәһәр Советы вәкилләре юбилярга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшәүен теләделәр. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның...
Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Васильевич Павлов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бәйрәм көнендә башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Элвера Ризванова, социаль яклау, сугыш һәм хезмәт ветераннары шәһәр Советы вәкилләре юбилярга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшәүен теләделәр.
Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа