Бөгелмәдә балигъ булмаган кызга һөҗүм иткәннәр
18 февраль көнне урамда тик басып торган балигъ булмаган бер кызга һөҗүм иткәннәр. Егет арттан килеп гражданка О.ны кулы белән муенын камап ала, авызын каплый, аннары кулының беләзек сөяген эләктереп ала. Шул рәвешле ул корбанын каршы килә алмаслык итә һәм гражданка О.ның кулындагы телефонны урлап кача. Бүгенге көндә җинаять эшен...
18 февраль көнне урамда тик басып торган балигъ булмаган бер кызга һөҗүм иткәннәр. Егет арттан килеп гражданка О.ны кулы белән муенын камап ала, авызын каплый, аннары кулының беләзек сөяген эләктереп ала. Шул рәвешле ул корбанын каршы килә алмаслык итә һәм гражданка О.ның кулындагы телефонны урлап кача.
Бүгенге көндә җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән һәм ул суд тарафыннан инде каралган. Гражданин Л. РФ Җинаять кодексының 161 нче маддәсенең 2 нче өлеше "г" пункты буенча, урлау, төгәлрәге сәламәтлеккә зыян китермәгән дәрәҗәдә көч кулланып, милекне ачык урлауда гаепләнә.
Гражданин Л. хокук саклау органнарына, гаебен танып, үзе килгән, милек зыянын тулысынча кире кайтарган. Әлеге гамәлләр хөкемдар өчен җәзаны җиңеләйтүгә сәбәп булып торган. Ләкин җәзаны авырайтучы чара да бар - аның гамәлендә куркыныч рецидив булу.
Суд эшне карап чыкканнан соң гаепләнүчене 3 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарда. Ул катгый режимлы колониягә озатылачак.
Хөкемдар карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа