Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә – Балаларны яклау көне

Һава торышының салкын булуына да карамастан, балаларны һәркайда да, яхшы кәеф, төрле уеннар, бәйгеләр, концерт программасы көтте.

1 һәм 2 июнь көннәрендә, Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан, шәһәр һәм районда шактый чаралар үтте.

Һава торышының салкын булуына да карамастан, балаларны һәркайда да, яхшы кәеф, төрле уеннар, бәйгеләр, концерт программасы көтте.

Бөгелмә балалар хастәханәсендә стационар дәваланудагы балалар өчен волонтерлар тарафыннан күңелле бәйрәм оештырылды. Үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалларында кызыклы һәм танып белүгә корылган чаралар узды, “Ялкын” социаль приютында көн дәвамында хәйриячеләр: “Единая Россия” депутатлары, җитәкчеләр, җәмәгать, дин эшлеклеләре һәм башкалар кунак булды. Ә балалар үзләре Бөгелмә механика заводы хезмәт коллективының кадерле кунакларына әверелде. Алар өчен биредә күңелле сюрпризлар, аниматорлар, күңел ачу программасы һәм тәм-томнар әзерләгән  иделәр.

Ләйсән ИЗОТОВА

"Бердәм Россия" партиясенен Бөлгелмә жирле бүлеге башкарма комитеты белгече.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса