Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә “Балалар илне ясый” проектында катнашучыларны бүләкләделәр

2 июнь көнне Бөгелмәнең Техника йорты мәйданында Балалар көненә багышланган традицион бәйрәм чарасы үтте.

Бәйрәм барышында тантаналы шартларда, “Балалар илне ясый” региональ партия проекты кысаларында, 12нче региональ бәйгенең беренче һәм икенче этабында катнашучылар бүләкләнде.

“Единая Россия” партиясенең җирле бүлегенең башкарма комитет җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев һәм “Ел тәрбиячесе – 2018” республика бәйгесе җиңүчесе Елена Махринская “Единая Россиянең Яшь Гвардиячеләре” җәмәгать оешмасының җирле бүлек вәкилләре белән берлектә, бәйрәмдә катнашучыларны котладылар, балаларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. “Рәсемнәр бәйгесенең “Юл йөрү иминлеге” номинациясендә бүләкләрне “Юл йөрү иминлеге” дәүләт учреждениесенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Татьяна Баянова тапшырды.

Бәйрәмнең спонсорларына эчкерсез рәхмәт сүзләре яңгырады. Хәйриячеләр рәтендә: РНТЦ диркторы Рәшит Әбделхәеров; “Комбытсервис” ҖЧҖ директоры Сергей Бутылин, шәхси эшмәкәр Анатолий Жуков, “Илсар” җәмгыяте директоры Илсур Касыймов, “Климат-Сервис” оешмасы директоры Мөнир Сәлимҗанов, “1нче Бөгелмә икмәк пешерү заводы” кулланучылар кооперативы директоры Радик Исмәгыйловлар.

Бәйрәмгә килүче һәрбер бала яшь гвардиячеләр кулыннын татлы бүләкләр кабул итеп алды. Бүләкләрне “Агат” сәүдә йорты тәкъдим итте. Партиячеләрнең әлеге инициативасын фирманың генераль директоры Ришат Хәбибуллин һәм Бөгелмәнең сатып алу үзәге директоры Надежда Карпова да күтәреп алдылар.

Ләйсән ИЗОТОВА

"Бердәм Россия" партиясенен Бөлгелмә жирле бүлеге башкарма комитеты белгече.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса