Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмәдә 2 айлык нәтиҗәләре

Санитар икеайлык төгәлләнде. аның барышында бөгелмәлеләр 7 тапкыр шимбә өмәсенә чыкты. Эшкә, кар эреп беткәнче үк, апрель башында керешелде. Кар ыргыту әкрен генә чүп җыю, агач, чәчәкләр утырту, буяу эшләренә күчте.

160 меңгә якын кеше үзе яшәгән шәһәрне, авыл җирлекләрен чистарту, матурлау эшендә катнашкан. 59 техника эшләгән, каты көнкүреш калдыклары полигонына 25 231,87 куб метр чүп чыгарылган. Машиналар барлыгы 1 279 рейс ясаган.

Санкцияләнмәгән чүплекләр ачыклау өстендә дә эшләр башкарылган. Ике ай эчендә 104 чүплек ачыкланган, аларның 87се инде юк ителгән. Татарстан Республикасының бердәм экология картасы бар. Шунда башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе белән танышырга була. Муниципаль берәмлек территориясен тәртиптә тоту буенча 35 административ хокук бозу протоколы төзелгән. Аларның гомуми суммасы 136,5 мең сум тәшкил иткән.

Санитар-экологик икеайлык барышында, “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе белән бергәлектә, урман культуралары утырту эшләре дә башкарылган. Нәтиҗәдә 1,5 гектарда 1 мең агач үсентесе утыртылган.

“Агач утырту көне” акциясе моның белән генә чикләнмәгән. Бөгелмәлеләр Я. Гашек урамында 100 агач утырткан, Чаңгы базасы территориясе 600 төп агачка арткан, авыл җирлекләрендә дә меңнән артык агач пәйда булган.

“ЭКОВЕСНА” бәйгесе күркәм традициягә әйләнеп бара. Быел да районның оешма, учреждениеләре әлеге бәйгедә актив катнашкан.

“Экомәктәп” – 4нче һәм Карабаш 2нче урта мәктәпләре, “Экосадик” – 14нче номерлы прогимназия һәм Зеленая Роща балалар бакчасы, “Эко-учреждение” – Чаңгы базасы, “Экогаилә” – Черепановлар гаиләсе җиңүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса