Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе пациентлары тавыш бирә

Бүген - 18 сентябрь, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнне Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә дәваланучы пациентлар өчен дә махсус сайлау комиссиясе эшли. 1141 нче участок, кагыйдә буенча, иртәнге сәгать 8 дә үз эшен башлап җибәрде. Сайлау комиссиясе рәисе Гөлшат Гарипова әйткәнчә, үз аягында йөри торган, һәм табиб сайлау участогына кадәр барырга...

Бүген - 18 сентябрь, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнне Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә дәваланучы пациентлар өчен дә махсус сайлау комиссиясе эшли. 1141 нче участок, кагыйдә буенча, иртәнге сәгать 8 дә үз эшен башлап җибәрде.

Сайлау комиссиясе рәисе Гөлшат Гарипова әйткәнчә, үз аягында йөри торган, һәм табиб сайлау участогына кадәр барырга рөхсәт иткән пациентлар үзләре килә. Ә урын өстендә генә ятучылар, яисә этаж арасында йөрү рөхсәт ителмәгән дәваланучылар янына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре килә:

- Хастаханәдә яту кирәк әйбер түгел дә бит, тик, нишлисең бит, - ди кардиология бүлегендә дәвалану курсы узучы Кәшифә апа Ризванова. - Шулай да, палаталарга килеп, тавыш бирү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәгәч, бик уңайлы.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә урнашкан 1141 нче сайлау участогында тавыш бирү өчен бүген 125 кеше теркәлгән. Әлеге минутларда аларның 90 проценттан артыграгы гражданлык хокукыннан инде файдаланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса