Бөгелмә яшьләрне көтә (+ФОТОЛАР)
"Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе" дәүләт федераль бюджет оешмасында Бөгелмә муниципаль районы вәкилләренең үзебезнең район студентлары белән очрашуы узды. Чарада уку йорты ректоры Ю. Якубов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм эшләре бүлеге начальнигы И. Тәхиятуллин, "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры П....
"Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе" дәүләт федераль бюджет оешмасында Бөгелмә муниципаль районы вәкилләренең үзебезнең район студентлары белән очрашуы узды.
Чарада уку йорты ректоры Ю. Якубов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм эшләре бүлеге начальнигы И. Тәхиятуллин, "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры П. Никитин, 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры С. Горшенин, академиянең укыту эшләре буенча проректоры А. Галимов, төрле факультетлар деканнары, бүлекләр белгечләре, академияне тәмамлаган кешеләр катнашты.
А. Галимов - академиянең эшчәнлеге, уку йорты белән Бөгелмә муниципаль районы арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре; И Тәхиятуллин Бөгелмә муниципаль районында күмәк спортның торышы һәм үсеш перспективалары турында доклад сөйләделәр. Бөгелмә районы турында видеоролик күрсәтелде. Студентлар, очрашуда катнашучы башкалар төрле сораулар бирделәр.
Бүгенге көндә "Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе" дәүләт федераль бюджет оешмасында Бөгелмә муниципаль районыннан барлыгы 22 кеше белем ала. Агымдагы елда 8 кеше укуын тәмамлаячак. "Туган шәһәрләренә кайткач, алар барысы да балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә эшкә урнаштырылачаклар, - дип хәбәр итәләр Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм эшләре бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia