Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә яшьләре сынатмый

13 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе комплексы мәйданында студент-автомобиль йөртүчеләр арасында "Автосессия-2012" дип исемләнгән икенче республика конкурсы үтте.

Гөлнара Гыйбадуллина,
юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты.

Чарада бик күп хөрмәтле кунаклар катнашты. Алар рәтендә ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, республиканың фән һәм мәгариф министры урынбасары Гүзәлия Минкина, Татарстан буенча юл йөрү куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов һәм башкалар бар иде.
Ярышларда республикадагы 9 шәһәрнең югары уку йортларыннан 39 студент - барлыгы 13 команда катнашты. Чара кысаларында яшьләр юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, автомобильне вакытка фигуралы йөрттеләр, иҗади конкурста үз көчләрен сынадылар һәм "Юллардагы куркынычсызлык - тормыш куркынычсызлыгы өчен" дигән темага иң яхшы баннер бәйгесендә катнаштылар. Биредә шәһәребез данын Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары Руслан һәм Ренат Рәүповлар, Максим Кикоть яклады. Укытучылары - Илфат Дәүләтҗанов.
"Юллардагы куркынычсызлык - тормыш куркынычсызлыгы өчен" дигән темага үткәрелгән иҗади конкурста Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте командасы өченче урынны яулады. "Юлдагы куркынычсызлык - аварияләрсез йөрү" темасы буенча үткәрелгән баннерлар конкурсында алар шулай ук иң яхшылар рәтенә кертелде.
Шулай итеп, автомобиль сөюче көллият егетләре шәһәргә ике Диплом белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса