Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә волонтерлары өлкән яшьтәге шәһәрдәшләргә көн саен ярдәм итәләр.

Коронавирус йогышын таратмауга юнәлтелгән чаралар белән бәйле рәвештә, 65 яшьтән өлкәнрәк бөгелмәлеләргә үз торакларыннан чыгып йөрмәскә күрсәтмә бирелде, чөнки гражданнарның бу категориясе авырып китү ихтималы буенча аерым хәтәр зонада тора.

Шәһәрдәшләр азык-төлек һәм медикаментларга кытлык кичермәсен өчен, бездә кайнар линия эшли. Бөгелмәлеләр 8 (85594) 5-03-45 номеры буенча шылтыратып, бушлай китерү өчен заказ калдыра алалар, ә волонтерлар өлкәннәргә, ялгыз яшәүче гражданнарга, шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә кирәк-ярак: азык-төлек, дарулар алып килә.

Волонтерларның да ярдәмчеләре бар. Мәсәлән, кичә «Татнефть» ГАҖ вәкилләре алар өчен чираттагы антисептик, битлек һәм перчаткалар партиясен алып килделәр, ә «Бердәм Россия» партиясе һәм "ТАТНЕФТЬ" нең җирле бүлекчәсе ягулык өчен карта бирде.

Хәзерге вакытта Бөгелмәдә 79 волонтер –  медиклар, халык фронты, БМЗ, ТНГ-групп, ТатНИПИнефть” вәкилләре, яшьгвардиячеләр, студентлар һәм битараф булмаган гражданнар. Нәкъ менә шушы кешеләр рәсми төстә расланган үрнәктәге белешмәләргә ия.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса