Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә волонтерлары эштә.

Бөгелмә волонтерлары тарафыннан үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән алып, бүгенге көнгә кадәр түбәндәге һөнәрләр буенча 177 кешенең мөрәҗәгате үтәлде.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 70тән артык волонтер теркәлгән – бу төрле оешмалар һәм предприятиеләр дә эшләүче я уку йортларын тәмамлаучылар, халык фронты активистлары һәм битараф булмаган кешеләр. Колл-үзәк «Радуга»социаль үзәгендә урнашкан.
«Кайнар линия» эше дәвамында 177 мөрәҗәгать керде. Барлык гаризалар да мөрәҗәгать итү көнендә оператив рәвештә эшкәртелә.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга эпидемиологик хәл вакытында ярдәм итү өчен "Кайнар линия" көн саен сәгать 8.00дән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Беренче чиратта кирәкле продуктларга һәм даруларга ихтыяҗ турында хәбәр итәргә, коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм сорап 8 (855594) 5-03-45 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса