Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә урманнарын уттан саклыйк

Кагыйдә буларак, урманнарда янгыннар күп очракта кеше гаебе белән - эшләгәндә, яисә ял иткәндә аның саксыз кылануы сәбәпле килеп чыга. Гөмбә, җиләк җыючылар, аучылар, балыкчылар, туристларның ваемсызлыгы аркасында сүнми калган учаклар, ташланган шырпының олы казага китерүе ихтимал. Табигать кочагына, дача-бакчаларына барырга ашкынып торган ял итүчеләр, тәртипсез кыланганда, алар артыннан өелеп...

Кагыйдә буларак, урманнарда янгыннар күп очракта кеше гаебе белән - эшләгәндә, яисә ял иткәндә аның саксыз кылануы сәбәпле килеп чыга.

Гөмбә, җиләк җыючылар, аучылар, балыкчылар, туристларның ваемсызлыгы аркасында сүнми калган учаклар, ташланган шырпының олы казага китерүе ихтимал. Табигать кочагына, дача-бакчаларына барырга ашкынып торган ял итүчеләр, тәртипсез кыланганда, алар артыннан өелеп калган чүп-чарларга
сүндерелми ташланган бер тәмәке төпчеге дә зур бәла китерергә сәләтле.
Статистика мәгълүматлары урман янгыннарының 80 процентка якыны ял һәм бәйрәм көннәренә туры килүен күрсәтә.
Һәркем белә: янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу җиңелрәк. Әгәр дә сез ут чыккан җиргә туры килгәнсез икән, аны сүндерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Әле яңа гына яна башлаган ут чыганакларын агач ботаклары, каты тукыма белән бәргәләп, таптап та сүндерергә була. Тагын бер нәтиҗәле алым - ут чыккан җирне әйләнәли туфрак белән каплау. Бер кеше ярты сәгать эчендә шулай итеп 20 метр җирне туфрак белән каплый ала.
Ә инде ут көчәеп, зур янгынга әйләнгән очракка туры килгәнсез икән, якындагы кешеләрне тиз генә кисәтегез һәм ашыгыч төстә "01" хезмәтен чакырыгыз. Үзегез куркыныч зонадан тизрәк китү ягын карагыз. Юл, урман авызы, сулык тирәсенә барырга тырышыгыз. Ут сызыгына перпендикуляр юнәлештә хәрәкәт итегез, кислородка кытлык кичермәс өчен авыз-борынны берничә кат марля, сөлге, кием чите, чүпрәк белән каплап сулагыз.
Урманга, яисә бакча-дачага барырга җыенганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында истән чыгармагыз. Урманда, бакчаларда, шәһәр эчендә чүп-чар яндыру, учак ягу тыела. Гаеплеләрнең закон нигезендә җавапка тартылуын да истә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса