Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә урамнарын "Татнефть" сатып алган препаратлар белән йогышсызландырыла.

Компания 19 тонна дезинфекция чарасы сатып алган.

«Татнефть» ГАҖ 19 тонна гипохлорит кальций препараты сатып алды. Коммуналь предприятиеләргә әлеге чараны бушлай тапшырдылар. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урамнарның машиналар йөри торган юлларын һәм җәяүлеләр сукмакларын максималь эффект өчен башта су һәм суырткыч белән чистарталар һәм соңыннан гына эретмә белән эшкәртәчәкләр. Якшәмбе көнне дезинфекцияне Лениногорскида башладылар.

 

- Дезинфекцияләү нәтиҗә бирсен өчен өчен көньяк-көнчыгыш төбәктәге торак пунктлар урамнарын тузаннан һәм пычрактан чистартабыз, - дип уртаклашты «Татнефть» АТПНЫҢ 3 нче автоколоннасы йөртүчесе Станислав Чулаков.


Техникада 12 кеше эшли. Дезинфекция көндез дә, төнлә дә башкарыла. Башта урамнар буйлап тузан һәм чүп-чар җыеп, су сибү машиналары   уза. Аннан соң җәмәгать транспорты тукталышлары, машиналар кую урыннары, кибет һәм йорт подъездлары каршындагы мәйданчыклар эшкәртелә.
Бөгелмәдә урамнарны чистарту 6 апрельдә 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Шуннан соң «Татнефть» компаниясенең махсус техникасы республиканың көньяк-көнчыгышындагы башка шәһәрләрдә дә эшне дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса