Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә укучылары интеллектуаль уен уйнадылар

“РИСК: разум, интуиция, скорость, команда” интеллектуаль уенын бөтен ил уйный. Анда Бөгелмә укучылары да икенче ел рәттән катнашалар.

12 октябрь көнне “Җиңү волонтерлары” Бөгелмә бүлеге, полиция һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, балалар китапханәсендә интеллектуаль уенның муниципаль этабын оештырдылар. Ярышларда 4 команда катнашты.

Оештыручылар катнашучыларга “Россиянең заманча казанышлары”, “Көч җиңүе”, “Рух җиңүе” һәм “Технология җиңүе” темаларын тәкъдим иттеләр. Яшьләр бик тә кызыклы һәм катлаулы сорауларга җаваплар бирделәр. Алар арасында чемпионатның иң яхшы капкачысына тапшырылучы “Алтын перчаткалар” бүләге аның исеме белән аталган легендар футболист исемен әйтегез, 2013 елның җәендә уйлап табылып, Россия дөнья чемпионаты сезоннарының буеннан-буена лидер булып торган әлеге хәрби-гамәли спорт төрен үткәрү идеясенең авторы кем булуын әйтегез  кебек сораулар бирелде.

Катнашучылар ярышның һәрбер соравына җавап табарга тырыштылар. Кемдер моны яхшы башкарды, кемдер киресенчә.

Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1нче урында – 3нче урта мәктәп командасы;

2нче урында – 7нче гимназия командасы;

3нче урында – 12нче урта мәктәп командасын.

Полина КУЛАГИНА, Бөгелмә муниципаль районының Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе урынбасары.

Диана Галәуова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса