Бөгелмә укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырды
17 апрельдә Татарстанда "Ата-аналарның бердәм республика имтиханы (БРИ) тапшыру көне" республика акциясе узды. Мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырды. Әлеге имтихан махсус ата-аналар өчен оештырылган. Ул бөтен республика буенча узды. Имтиханда теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге бирелгән иде. Алар арасында министрлык вәкилләре, язучылар, фән эшлеклеләре, мәктәп...
17 апрельдә Татарстанда "Ата-аналарның бердәм республика имтиханы (БРИ) тапшыру көне" республика акциясе узды. Мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырды.
Әлеге имтихан махсус ата-аналар өчен оештырылган. Ул бөтен республика буенча узды. Имтиханда теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге бирелгән иде. Алар арасында министрлык вәкилләре, язучылар, фән эшлеклеләре, мәктәп директорлары, хакимият әһелләре, башка милләт вәкилләре дә бар иде.
Әлеге акция Бөгелмәдә Һ. Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә үтте. Белемнәрен сынап карарга 24 ата-ана теләк белдерде.
- Татар теле буенча бердәм республика имтиханы беренче тапкыр үткәрелә. Зур кызыксыну уятты, инде онытылып баручы белемнәрне сынап карыйсы килде. Күбрәк рус мохитендә яшибез, татар теле буенча күп белемнәр онытылган, шуңа күрә бик нык дулкынланам, - ди Бөгелмә муниципаль районының иҗтимагый оешмалар белән эш бүлеге җитәкчесе Наилә Базарбаева.
Өч аудиториягә бүленеп, язучыларга, тыныч шартлар тәэмин итү максатыннан, видеояздыру баруы турында искәртелде. Нәрсәләр эшләргә ярамавы турында аңлатма бирелде. Дәреслекләр, фотоаппаратлар, кәрәзле телефоннар алып керү, материалларны алып чыгу, фотога төшерү, башкаларга комачаулау, башка урынга күчеп утыру, әйберләр алмашу кебек кагыйдәләрне бозучылар имтиханнан чыгарылачагы турында кисәтелде.
- Имтихан бирергә 24 кеше теләк белдерде, беренче тапкыр үткәрелүче чара өчен бу - шактый яхшы күрсәткеч. Бердәм республика имтиханында 11нче сыйныф өчен нинди сораулар каралса, әти-әниләр нәкъ шул биремнәрне башкарачаклар. Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, имтиханны өч төркемдә бирергә була: татар милләтеннән булмаучылар, татар телен база дәрәҗәсендә һәм телне камил белүчеләр өчен, - ди мәгариф идарәсенең милли бүлек методисты Гөлнур Хисамова.
- Әлеге акциядә катнашып, әти-әниләр бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат алачак. Димәк, процессны тулысынча үз җилкәләрендә татып караячак. Әлбәттә, 14нче татар гимназиясендә 11нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар татар теленнән имтиханны сирәк бирсәләр дә, 9нчы сыйныфтан соң сайлаучылар шактый. Мәсәлән, быел сайлап алу имтиханын 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 6 укучы тапшырырга теләк белдерде. Аларның кайберләренең әти-әниләре дә биредә, - дип сөйләде Һади Атласи исемендәге татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Сөнгатуллина.
Имтихан бирүче һәркем үзенең нәрсәгә сәләтле булуын ачыклагач, бердәм республика имтиханы тәмамланганнан соң, аның эшендә катнашучының фикерен беләсем килде. Баласы 3 нче мәктәптә укый торган әни Зөлфия Гыйззәтуллинага мөрәҗәгать иттем: "Имтихан биремнәре өч өлештән торды. Беренче өлеше - тест биремнәре, икенче өлештә текст һәм аңа сораулар бирелде, өченче өлеш иҗади биремнән гыйбарәт иде. Биремнәрнең авырлык дәрәҗәсенә карап, хат яки кечкенә инша язу кушылды. Мин үзем укытучы булганлыктан, биремнәрне бик җиңел һәм тиз башкарып чыктым һәм бу акция үземнең һөнәри көчемне сынап карар өчен менә дигән мөмкинлек булды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 3 төркем ата-аналарның да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе күңелдә зур горурлык тудыра".
Чыннан да, бөгелмәлеләрнең имтихан нәтиҗәләренә килгәндә, күрсәткечләр югары булды. Башка милләт вәкилләре һәм телне камил беләүчеләр дә нормаларны үтәп, уңай билге алганнар.
Шәхсән үзем әлеге имтиханны соңгы арада тел тирәсендә куерган ыгы-зыгының "кара тамчылары" тарала башлап, аңа игътибарның арта башлавы дип кабул иттем. Алга таба да шулай дәвам итеп, үсәргә һәм камилләшергә язсын.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia