Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә ТОСлары – җиңүчеләр рәтендә

2015 елдан бирле ТР муниципаль берәмлекләр советы инициативасы белән "Иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе (ТОС)" конкурсы уздырылып килә. Быел бәйгедә Татарстан буенча 153 оешма катнашкан, шулар арасында 4се - безнең районныкы. Бөгелмә ТОСларының һәркайсы сайлап алу турында ел дәвамында башкарган эшләрен уңышлы гына күрсәткән һәм призлы урыннар яулаган. Алар барысына...

2015 елдан бирле ТР муниципаль берәмлекләр советы инициативасы
белән "Иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе (ТОС)" конкурсы
уздырылып килә. Быел бәйгедә Татарстан буенча 153 оешма катнашкан,
шулар арасында 4се - безнең районныкы. Бөгелмә ТОСларының һәркайсы
сайлап алу турында ел дәвамында башкарган эшләрен уңышлы гына
күрсәткән һәм призлы урыннар яулаган.
Алар барысына бергә бер миллион сумнан артык матди ярдәм алачак. Әлеге
акчалар өй алды территорияләрен төзекләндерүгә тотылачак. Республика
җитәкчелеге территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең эшчәнлеген күреп,
югары бәя бирә һәм шушы конкурс ярдәмендә аларның үсешен күтәрүдә
булышлык күрсәтә.
Нәрсә белән шөгыльләнә соң ул ТОС? ТОС хезмәткәрләре - һәр кеше белән
уртак тел табып, аларның гозерләрен тыңлап, хәл итү юлларын эзләүчеләр,
ветераннар, өлкәннәр, балалар белән эшләү, Ишегалды бәйрәмнәре уздыру да
алар өстендә.
- Бу конкурс яшәү рәвешенең сыйфатын һәт тормышның дәрәҗәсен күтәрә.
Әлеге бәйге эшләп килү дәверендә ТОСлар ярдәмендә районга өч миллион сумнан
артык акча җәлеп ителгән. Калган ТОСларга да бу конкурска кушылырга өндим.
Бу бит акча, алар ярдәмендә ишегалдында булган проблемаларны вакытында хәл
итәргә мөмкин. Торак-коммуналь департаментына, идарәче компанияләргә,
яшүсмерләр клубларына, балалар һәм яшүсмерләр мәктәпләренә ТОСларга һәр
яклап ярдәменә мисал өчен дүрт җитәкче, бүген алардан үрнәк алырга була, -
дигән мактау сүзләре җиткерде шәһәр мэры Линар Закиров.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса