Бөгелмә театры Израильне яулады
Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры коллективы Израильдә үткән "Театраль дивертисмент" халыкара фестивальдә "Иң яхшы актерлык ансамбле" номинациясендә Диплом яулады. Шул уңайдан, Бөгелмә журналистлары театр җитәкчелеге, артистлар белән очрашып, әлеге олы вакыйга турында фикер алыштылар, уй-хисләр, кичерешләр белән уртаклаштылар. Бөгелмә иҗат төркеме Израиль сәхнәләрендә Антон Финкның "Голубцы по...
Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры коллективы Израильдә үткән "Театраль дивертисмент" халыкара фестивальдә "Иң яхшы актерлык ансамбле" номинациясендә Диплом яулады. Шул уңайдан, Бөгелмә журналистлары театр җитәкчелеге, артистлар белән очрашып, әлеге олы вакыйга турында фикер алыштылар, уй-хисләр, кичерешләр белән уртаклаштылар.
Бөгелмә иҗат төркеме Израиль сәхнәләрендә Антон Финкның "Голубцы по направлению" спектаклен күрсәтә. Сәхнә әсәре Маалот, Ашдод, Арииэль, Ришон-ле-Цион шәһәрләрендә тәкъдим ителә. Рәхмәтле тамашачыларның һәрбер спектакльдән соң сәхнә артына үтеп, карау дәверендә барлыкка килгән матур хисләрен җиткерүләре безнең артистларыбызда киләчәккә яңа көчләр уята.
Израиль заллары, Бөгелмә театрыныкы белән чагыштырганда, ике тапкырга зуррак, 300 - 400 тамашачыны сыйдыра икән һәм сәхнә әсәрен күрсәтү дәверендә алар һәрвакытта да тулы була. Бигрәк тә гастрольләрнең соңгы көнендә - беренче спектакльләрне караган тамашачылар күрсәтмәсе буенча, Ришон-ле-Ционда барлык билетларны да диярлек алып бетерәләр. Шунысы да әһәмияткә ия, анда билет бәясе Бөгелмәдәгегә караганда 5-6 тапкырга кыйммәтрәк - 136-176 шекелей - безнең акча белән исәпләгәндә 2 250 - 2 900 сум тора. Спектакльдә театрның түбәндәге актерлары: Анастасия Азорова, Рияз Усманов, Руслан Сөнгатуллин, Ольга Санчарова, Роман Никитин һәм Наталья Бородиналар уйный. Шулай ук техник хезмәткәр Валерий Новожилов (ут, тавыш), театрның баш режиссеры Владимир Пряхин һәм группа җитәкчесе, театр директоры Владислав Юдин да төркем белән берлектә була.
Израильдә барлык спектакльләр дә 20.00 сәгатьтә башлана, безнең вакыт белән бу - 21.00 сәгать. Бер спектакль Шабатка туры килә. Бу көнне еврейлар эшләмиләр, ә бары тик Аллага гына табыналар икән. Театр директоры да мондагы үзенчәлекле тормыш рәвешенә, дәрәҗәсенә үз бәясен бирә:
- Гаҗәеп, бу көнне урамда беркем дә юк диярлек, техника да, кибетләр дә, транспорт та ял итә. Тынлык... Икенче көнгә шәһәр терелә, барысы да эшкә баралар, кайталар, гадәти тормыш башлана. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, биредә пенсионерлар бик күп һәм алар турында зур кайгыртучанлык сизелә. Чөнки барысы да диярлек каталкаларда, электомобильләрдә йөриләр, иртә таңнан кафеларда чәй, кофе эчеп утыралар. Барысы да тормыштан кәнагатьлек, тәм һәм ямь табып, матур яшиләр. Дөресен генә әйткәндә, еврейлар турында әллә нинди имеш-мимешләр йөрсә дә, алар барысы да изге күңелле, ярдәмчел кешеләр һәм анда барысы да бик яхшы.
Кунакханәдән театр күрсәтелә торган мәйданга кадәрле юл бик күп вакытны алса да, артистларыбыз барлык авырлыкларны җиңәләр һәм рольләрне бик яхшы итеп башкаралар.
Драма театры артистлары өчен Бөек Ватан сугышы елларында Бөгелмәдә яшәгән Дора Шамес белән очрашып сөйләшү бик үзенчәлекле вакыйга була. Ул 1942 - 1944 елларда безнең шәһәргә эвакуацияләнә - әнисе белән Ленинградтан күченеп килә. Алар театрда билет сатучыда фатирда торалар, шул сәбәпле, ул еш кына театрга да йөри. Апасы хәтта театрда уйный да. Алексей Баталовны, аның гаиләсен шәхсән белеп, алар белән аралашкан ханым театр артистларын бик җылы кабул итә, алар бик күп хатирәләрне яңартып, истәлекләрне искә төшерә.
Театр труппасы өчен бу сәяхәт гастрольләр белән генә түгел, ә матур, изге урыннарда булу, барысын да үз күзләре белән күреп, тотып карау белән дә гомерлеккә истә калачак. "Һәрбер кешенең изге урыннарда булу хыялы бар. Безнең төркем кешеләренең бу теләге тормышка ашты. Гайсә пәйгамбәр йөргән җирләрдә булдык, аннан атлап үттек. Урта диңгез буенда яшәп, суында коендык. Болар барысы да сөйләп тә, язып та бетерә алмаслык кичерешләр бирде. Тормышка карашыбызны үзгәртте", - дип сөйләде театрның баш режиссеры Владимир Пряхин.
Алай гына да түгел, фестивальне оештыручы - "Аплодисменты" продюсорлык компаниясе директоры Дагмара Гиллер театр төркеме аша ТР Мәдәният министры Айрат Сибгатуллинга Рәхмәт хаты тапшыра. Анда түбәндәгеләр язылган:
"Без сезгә Россия Федерациясе һәм Израиль дәүләте арасындагы мәдәни элемтәне үстерүдәге ярдәмегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драмма театрына ярдәмегез бәяләп бетергесез. Нәкъ сезнең катнашыгыз белән коллектив безнең тамашачыга Антон Финкның "Голубцы по направлению" спектаклен күрсәтә алды. Бөгелмәлеләр Израиль тамашачысы өчен театраль сәнгать осталары, ә кайберәүләргә туган илдән агылган саф һава кебек булдылар. Актерларның, режиссерның югары осталык дәрәҗәсе безнең йөрәкләрне яулады.
Әлеге эшнең мөһимлеген аңлавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Нәкъ менә региональ коллективлар бай иҗади потенциалны һәм илдә яшәүче талантларның көчлелеген дәлилли".
- Театрыбызның лаеклы итеп чыгыш ясавы бик тә сөендерә. Без үзебезнең шәһәребезне, республикабызны югары дәрәҗәдә тәкъдим иттек һәм икенче елга да чакыру алдык. Моның өчен зур горурлык хисе кичерәбез һәм республиканың Мәдәният министрлыгына безгә күрсәткән матди ярдәме өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип сөйләде Владислав Павлович Юдин.
Дагмара Гиллер театр коллетивына кабат, яңа тамашалар белән килергә тәкъдим ясый. Бөгелмә театры коллективы икенче елга Израиль тамашачысына "Аршин мал алан" (У. Гаджибеков) спектаклен күрсәтергә ниятли. Музыка, бию, җыр белән юмарт баетылган эчкерсез юмор Бөгелмә теарты актерларын яратып өлгергән Израиль тамашачысының күңеленә, һичшиксез, хуш килер.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа