Бөгелмә шәһәренең балалар бакчаларында рустелле тәрбиячеләр катнашында “Я говорю и работаю на татарском” дигән бәйге уздырылды
Татар телен, рус теле кебек үк Республикабызның дәүләт теле буларак, балалар бакчасында ук өйрәнә башлыйбыз. Менә ничә ел рәттән инде, Бөгелмә шәһәренең балалар бакчаларында рустелле тәрбиячеләр катнашында "Я говорю и работаю на татарском" дигән бәйге уздырыла. Быел 20 нче "Ладушки" балалар бакчасында бу бәйгедә алты тәрбияче көч сынашты. Алар балалар...
Татар телен, рус теле кебек үк Республикабызның дәүләт теле буларак, балалар бакчасында ук өйрәнә башлыйбыз. Менә ничә ел рәттән инде, Бөгелмә шәһәренең балалар бакчаларында рустелле тәрбиячеләр катнашында "Я говорю и работаю на татарском" дигән бәйге уздырыла.
Быел 20 нче "Ладушки" балалар бакчасында бу бәйгедә алты тәрбияче көч сынашты. Алар балалар бакчасы өчен программада бирелгән сүзлек минимумы нигезендә үзара аралашу күнекмәләрен күрсәттеләр, үзләре әзерләгән уеннарны уйнаттылар, татар телендә үзләре белән таныштырдылар, татар яки рус сүзләрен рус яки татар теленә тәрҗемә иттеләр.
Бәйге йомгаклары буенча "Иң кызыклы уен" номинациясенә Людмила Вафина лаек булса, "Иң яхшы тәрҗемәче" булып Татьяна Малыхина танылды. "Ирекле микрофон" номинациясендә Татьяна Степанищева беренчелекне яулады.
Ә мактаулы беренче өч урынны тәрбиячеләр Светлана Гардиева, Татьяна Михайлина һәм Алина Лашкова бүлештеләр.
Кызларга алдагы эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Алсу МИҢНЕГОЛОВА.
20нче "Ладушки" балалар бакчасының
татар теле тәрбиячесе
Ирина Поленникова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа