Бөгелмә шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да
"Тамчы-шоу" - "ТНВ" каналындагы интеллектуаль уен. Анда 6 - 8 нче сыйныф укучылары география, биология, тарих, сәнгать һәм татар әдәбияты өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә тиеш. Бу уенда Бөгелмә шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. Кызлардан гына торган команданың исеме - "Кызлар-йолдызлар". 7 нче сыйныф укучылары Алия Миңнегулова,...
"Тамчы-шоу" - "ТНВ" каналындагы интеллектуаль уен. Анда 6 - 8 нче сыйныф укучылары география, биология, тарих, сәнгать һәм татар әдәбияты өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә тиеш. Бу уенда Бөгелмә шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. Кызлардан гына торган команданың исеме - "Кызлар-йолдызлар". 7 нче сыйныф укучылары Алия Миңнегулова, Диләрә Шаһвәлиева һәм 8 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Динә биология фәненнән күбәләкләр буенча күп белемнәр туплап бардылар.
"Тамчы-шоу"да көндәш команда Түбән Кама шәһәренең 5 нче номерлы урта мәктәбеннән килгән 8 нче сыйныф укучыларынан торган - "Татарстан варислары" командасы иде. Кызлар татар театрына нигез салучылар - Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин һәм Галиәсгар Камалның тормыш юлларын һәм иҗатларын яхшылап өйрәнделәр һәм видеотабышмакның җавабын тиз таптылар.
Уенда укучыларның орфография буенча белемнәре дә исәпкә алынды. Шулай ук кызлар озын сүздән кыска сүзләр төзү өлешендә дә өлгерлек күрсәттеләр. Капитаннар ярышында исә Алия Миңнегулова төрле фәннәр буенча 10 сорауга җавап бирде. Уен ахырында балаларга бүләккә китаплар һәм Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына чакыру билетлары тапшырылды, һәм кызлар җиңүче дипломнарына лаек булды. Укучыларны уенга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илвира Шамил кызы Әхмәтҗанова әзерләде.
Гөлсинә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа