Бөгелмә шәһәре ветераннар советы вәкилләре Карабаш бистәсенә кечкенә сәяхәт кылды
Кадерле кунакларны карабашлылар “Мәңгелек ут” мемориалы янында каршы алды.
Карабашның мрамор плитәләрендә йөзләгән исемнәр теркәлгән. Алар – сугыш кырында илебезне фашистлардан саклаган бөек якташларыбыз. Араларында тәүлек буена тылда хезмәт куючылар да бар. Монумент юкка гына ветераннар советы делегациясенең экскурсиясенең башлангыч ноктасы булмагандыр.
Өлкән буын вәкилләре спорт белән дус. Карабаш ветераннары спортны үзләренең көнкүреш режимының бер өлешенә әйләндергән. Моңа инаныр өчен алга таба ветераннар “Нефтьче” спорт комплексына юл алды. Әлеге спорт комплексында эшләп килүче уннан артык секция – шуңа дәлил. Делегация килеп кергәндә, бассейнда ир-атлар, ә спорт залында хатын-кызлар гимнастика белән шөгыльләнә иде. Карабаш өлкәннәре скандинавия йөрешен үз иткән. Биредә бу юнәлештә махсус секция дә эшләп килә.
- Безнең төркемгә 14 кеше йөри. Алар аның файдасын күрә. Күбесенчә әлеге төр спорт юнәлешен хатын-кызлар үз итә. Карабашта, гомумән, аның белән шөгыльләнүчеләр саны бик күп. Барысы да безгә йөрми, кемнәрдер үзләре өйдә шөгыльләнә, - дип билгеләп үтте инструктор Ландыш Зәйдуллина.
Спорт белән шөгыльләнү шартларына бәя биргәннән соң, ветераннар советы делегациясе Карабаш 2нче урта мәктәбенә юнәлде, анда кунакларны җырлар һәм сый-нигъмәтләр белән зурлап каршы алдылар. Укытучыларның да, укучыларның да күрсәтерлек әйберләре бар. Карабаш җайдаклары һәм җирле веломәктәптә тәрбияләнүчеләр дәрәҗәле ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Белгәнебезчә кул эшләре юнәлешләре күптөрле. Мөгаен, Карабаш мәктәбендә аларның бар төре белән дә шөгыльләнәләрдер!
Чемоданда музей проекты үзенең үзенчәлеге белән таң калдырды. Һәрбер кечкенә генә чемодан үз эченә зур тарих сыйдырган.
- Күчмә утырышлар – безнең өчен яңа төр юнәлеш. Ни өчен иң беренче Карабашны сайладык? Чөнки хәзер безнең районда эшләп килүче Ветераннар советларының Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга әзерлек бәйгесе бара. Республика этабы аның 2020 елда узачак, регионнарда ул инде быелдан ук башланып китте. Безнең район авыл җирлекләре арасында беренчелекне шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе алды. Без аларның эшен үз күзләребез белән килеп күрергә теләк белдердек. Алар каршы килмәде. Бүген күргәннәр белән һәркем канәгать калды. Тырышканнар, нык әзерләнгәннәр, - дип аңлатма биреп узды Бөгелмә ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов.
Карабаш бистәсендә хәзерге вакытта 1 500гә якын пенсионер яши. Шул исәптән – сугышта катнашкан 2 кеше һәм 75 тыл хезмәтчәне. Җирле ветераннар советы Бөгелмә ветераннар советы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Әмма советның күчмә утырышын беренче тапкыр каршы ала. Аларның җитәкчесе – Фиргали Иматов.
- Эшләрне тырышып алып барырга тырышабыз. Без бер генә ветеранны, пенсионерны да онытмыйбыз. Юкка чыккан оешмалар саны күбәйде бүгенге көндә. Анда эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларга игътибар күрсәтүче юк, шуңа күрә алар – безнең карамакта. Бәйрәмнәрдә берсен дә бүләксез калдырган юк. Үзем йөрим, спонсорлар эзлим. Бистәбез башлыгы Марат Минхәйдәровка һәм Лениногорск нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесе Рафаэль Нурмөхәммәтовка рәхмәтләремне әйтәсем килә. Алар һәрвакыт безгә ярдәм кулы сузып тора, - дип сөйләп үтте Карабаш бистәсе ветераннар советы рәисе Фиргали Иматов.
Утырышның пленар өлешендә Бөгелмә районы ветераннар советы президиумы берничә мөһим мәсьәлә буенча фикер алышты, якын киләчәккә планнар билгеләде һәм Карабаш халкына җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Оксана Гайсина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia