Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә шәһәре һәм районында “Иртәгә сугыш иде” акциясе

1941 елның 22 июне – Россия тарихындагы иң аяныч даталарның берсе.

Бу көнне дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган.

1996 елның 8 июнендә Россия Президенты әлеге көнне Хәтер һәм кайгы көне дип билгеләп үтү турындагы Указга кул куя. Бу көнне Ватаныбызны дошманнан саклап, ил каршында изге бурычларын үз гомерләре бәрабәренә үтәгәннәр искә алына.

Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә Хәтер һәм кайгы көнендә, Бөгелмәнең Иҗтимагый совет, Ветераннар советы әгъзалары белән берлектә, “Иртәгә сугыш иде” акциясендә катнашырга карар кылдылар.

Акциядә катнашучылар 21 июнь көнне 21 сәгатьтә Мәңгелек ут янындагы “Мәңгелек Дан” мемориалына чәчәкләр куячаклар, шунда ук митинг узачак. Полицейскийлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә шәмнәр кабызачак. Бу канкойгыч сугышта гомерләре кыелган миллионлаган ватандашыбызны кайгы белән искә алу символы булып тора.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса