Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә шәһәр прокуратурасында - эшмәкәрлек хокукларын яклау

Киңәшмә эшенә Бөгелмә шәһәре прокуроры Валерий Кузьмин җитәкчелек итте.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасында даими нигездә эшләүче ведомствоара эшче төркемнең эшмәкәрлек субьектларының хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәсе булып үтте.

Киңәшмә эшенә Бөгелмә шәһәре прокуроры Валерий Кузьмин җитәкчелек итте. 24 майда узган бу чарада шулай ук прокурор ярдәмчесе Нияз Мисбахов, шәһәр һәм районның эшмәкәрлек даирәсе активистлары, район башкарма комитеты вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль контроль органнары җитәкчеләре катнашты.

Очрашуда сүз районга инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре, инвесторларның хокукларын яклау буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан күрелә торган чаралар тикшерелде. Эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен субсидияләү, бизнесны үстерүгә муниципаль дәрәҗәдә һәм дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмгә кагылышлы сорауларны да күтәреп чыктылар.

Нияз МИСБАХОВ,

прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса