Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тикшерүләр үткәрә
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы шәһәр һәм район территориясендә эшчәнлек алып бара торган төрле юнәлештәге предприятие-оешмаларда теге яки бу законның ничек үтәлүенә контрольлек итү йөзеннән, тикшерүләр үткәрә. Менә шуларның берничәсендә булган тикшерү нәтиҗәләре. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең миграция мәсьәләләре белән шөгыльләнүче подразделение хезмәткәрләре белән берлектә, Россия...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы шәһәр һәм район территориясендә эшчәнлек алып бара торган төрле юнәлештәге предприятие-оешмаларда теге яки бу законның ничек үтәлүенә контрольлек итү йөзеннән, тикшерүләр үткәрә. Менә шуларның берничәсендә булган тикшерү нәтиҗәләре.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең миграция мәсьәләләре белән шөгыльләнүче подразделение хезмәткәрләре белән берлектә, Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын, яисә гражданлыгы булмаган затларны эшкә җәлеп итүгә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында җаваплылыгы чикле "Нефтяник - СтройРемСервис" җәмгыятендә әлеге канунны бозу очракларына юл куелуын ачыклады: җәмгыять директоры Бөгелмәнең Радищев урамында төзелә торган объектка ташчы итеп Үзбәкстанның ике гражданинын эшкә алган. Ә ул гражданиннарның патенты түбә ябу эшендә эшләү хокукы бирә. Закон буенча эш бирүче чит ил гражданинын рөхсәт ителгән һөнәрдән башка эшкә җәлеп итәргә тиеш түгел. Әлеге закон бозуны бетерү өчен, прокуратура җитәкче исеменә күрсәтмә-таләп тапшырды.
Диана ЮНЫСОВА, Динар СӘЕТОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа