Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тикшерә
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге авыл җирлекләребашкарма комитетлары тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерүгә кагылышлы законнарның бозылуы, атап әйткәндә, эшмәкәрлек субъектлары белән төзелә торган килешүләр буенча 15 процентлы минимумның үтәлмәвен, 2018 елга...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышлы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге авыл җирлекләребашкарма комитетлары тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерүгә кагылышлы законнарның бозылуы, атап әйткәндә, эшмәкәрлек субъектлары белән төзелә торган килешүләр буенча 15 процентлы минимумның үтәлмәвен, 2018 елга муниципаль контрактларның план-графиклары законда билгеләнгән срокта www.zakupki.gov.ru сайтына урнаштырылмаганлыгын ачыклады.
Шәһәр прокуратурасы тикшерү вакытында мәгълүм булган кимчелекләрне, законнан тайпылу очракларын бетерүне таләп итеп, Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә күрсәтмәләр юллады. Хәзерге вакытта кимчелекләр бетерелде.
Нияз МИСБАХОВ,
Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа