Бөгелмә шәһәр прокуратурасы экстремистик эшчәнлеккә каршы законнарның ничек үтәлешен тикшерде
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, ТР Эчке эшләр министрлыгының ПЭ үзәге һәм Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, "Интернет" челтәренә мәгълүмати материалларны куйганда экстремистик эшчәнлеккә каршы законнарның ничек үтәлешен тикшерде. "Интернет" челтәренә күзәтү ясаганда, "Вконтакте" социаль челтәрендә гражданин Җ.нең үзенең интернет-битендә нацистлар символикасын пропагандалый торган фотоматериалларны һәм "Пәйгамбәр мөһере" сурәтләнгән әләм...
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, ТР Эчке эшләр министрлыгының ПЭ үзәге һәм Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, "Интернет" челтәренә мәгълүмати материалларны куйганда экстремистик эшчәнлеккә каршы законнарның ничек үтәлешен тикшерде.
"Интернет" челтәренә күзәтү ясаганда, "Вконтакте" социаль челтәрендә гражданин Җ.нең үзенең интернет-битендә нацистлар символикасын пропагандалый торган фотоматериалларны һәм "Пәйгамбәр мөһере" сурәтләнгән әләм рәсемен ачыктан-ачык күрсәтмәгә куйганлыгы мәгълүм булды.
Әлеге гражданин интернет-битен ныклап өйрәнү барышында 2002 елның 25 июлендә кабул ителгән "Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында"гы 114 нче Федераль Закон таләпләрен бозып эш алып барган.
Гражданин Җ.нең "Интернет" челтәрендәге гамәлләре, күмәк мәгълүмат чараларын файдаланып, расасына, милләтенә бәйле рәвештә, кешеләрне кимсетү яки мыскыллау һәм дошманлык хисләре уятырга, дошманлык сәләтле дип бәяләнде. Җ.нең гамәлләрендә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.3 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган административ хокук бозу элементлары бар дип табылды. Бу нацистлар атрибутикасын һәм символикасын ачыктан-ачык күрсәтү һәм пропагандалау булып тора. Бөгелмә шәһәр прокуроры әлеге факт буенча административ эш кузгату турында карар кабул итте һәм аны Бөгелмә шәһәр судына җибәрде.
Судта әлеге эш каралды, Җ.дан 2 мең сум күләмендә штраф түләтү турында карар кабул ителде.
Илнур ХӨСНЕТДИНОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа