Бөгелмә үсеш юлында
2018 ел дәвамында Бөгелмәдә төзелеш, ремонт эшләре гөрләп торды. Әйдәгез әле, аларның һәркайсына тулырак тукталып китик. 2015 елдан бирле Бөгелмә муниципаль районында 446 объект төзекләндерелгән. Безнең район социаль әһәмиятле объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларында актив катнашып килә. Эшләр барлыгы 25 юнәлеш буенча алып барылган. Узган елда башкарылган эш төрләре белән тулырак Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов таныштырды.
2018 елда нинди программалар гамәлгә ашырылган һәм алар нинди нәтиҗәләр белән төгәлләнгән? Иң мөһим блокларның берсе – ул торак төзелеше, анда берьюлы 7 программа каралган.
90 Бөгелмә гаиләсе социаль ипотека программасы буенча фатир алуга чират тора. Алар өчен бүгенге көндә Сельхозтехника урамында төзелгән 38 фатирлы йортта ике фатир каралган. Тиздән социаль ипотека буенча фатир көтүчеләрнең чираты бераз кыскарыр дип өметләнелә. Чөнки бу программа буенча Герцен урамында 38 фатирлы йорт торгызу эшләре инде башланып киткән.
Татарстан Республикасында социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 2018 елда 16 гаилә бала туу сәбәпле, 200 мең сум күләмендә компенсация алган, гомуми сумма – 3 400 000 сум.
Моннан тыш, «Татнефть» линиясе буенча Никитин урамында күпфатирлы торак йорт торгызу проекты тәмамланып килә һәм 2019 елда төзелеш эшләрен башлап җибәрү планлаштырыла.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән программа әле бүген дә гамәлдә. Аның кысаларында, 2018 елда бер ветеранга торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырылган.
Ятим балаларга да дәүләт ярдәм итәргә ашкына. Ләкин барысын да берьюлы фатирлы итеп булмый. Бүгенге көндә фатир алырга 80нән артык бөгелмәле чират тора. 2018 елда аларның 11енә бәхет елмайган. 7се – Бөгелмәдә, 1се – Казанда, 2се – Чистайда, 1се – Биектауда тораклы булган.
Күпбалалы гаиләләр дә торак шартларын яхшыртуда ярдәмгә мохтаҗ. Дәүләт биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга квадрат метрларын арттыру өчен сертификатлар тапшыра. Әлеге программа кысаларында, 3 гаилә 2018 елда сертификат алуга ирешкән. Чиратта әле барлыгы 17 гаилә тора.
Авыл хуҗалыгы комплексы программасы буенча яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү эшләре дә гамәлгә ашырыла. 2019 елга исәптә торучы 7 яшь гаилә торак төзү өчен лимитлар көтә. 2018 елда 2 гаилә төзү, яисә сатып алу өчен 1 958 040 сумлык субсидия алуга ирешкән.
Чернобыльчеләр – бу категориядә Дәүләт торак сертификатын алу өчен исәптә торучы 1 гаилә торак шартларын яхшыртуга булган үз хокукларын икенчел базарда тормышка ашырган.
Шулай ук быел гомуми авыру буенча инвалид категориясе булган һәм 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә баскан өч гаилә субсидия алган.
2018 ел Бөгелмә районында Сәламәтлек саклау елы исеме астында узды. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен барыбыз да күреп торабыз.
Узган ел, республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча иң күләмлесе булгандыр, мөгаен. Районның 6 объектында төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу республика әһәмиятендәге өч объект – туберкулезга каршы диспансер, наркология диспансеры, тире-венерология диспансеры. Үзгәрешләр күзгә күренә. Тышкы яктан да, эчке яктан да алар инде бик таушалган иде. Хәзер әлеге биналарның элеккеге күренешләре архив фотоларында гына калды.
Үзәк хастаханә системасына керүче тагын өч объектта төзекләндерү эшләре башкарылды. Болар – Октябрь урамындагы поликлиника, Ленин урамы буенча урнашкан балалар поликлиникасы һәм Карабаш табиблык амбулаториясе. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, ремонттан кала, җиһазлар да яңартылды.
Батыр авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде.
2018 елда өч спорт мәйданчыгы төзелгән. Алар 13нче, 12нче мәктәпләр һәм “Губин” ял-сәламәтләндерү лагере территориясендә урын алган. Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркы территориясендә модульле чаңгы базасы төзелде. Ул әле гамәлгә тапшырылмаган. Февраль аенда ачылыр дип көтелә.
Бөгелмә муниципаль районы буенча 2018 елда 212,5 миллион сумга капиталь ремонт программасы буенча эшләр башкарылган.
Узган ел төзекләндерү эшләре 57 йортта башкарылган. Шуларның 45е – Бөгелмә шәһәрендә, 5 йорт – районда һәм 7се шәһәр тибындагы Карабаш бистәсендә.
2018 елда безнең районга ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау программасына керү бәхете тиде. Әлеге программа буенча машина төзүчеләр техникумы бинасына капиталь ремонт ясалды.
Капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында, 6нчы «Дюймовочка», 22нче «Золотая рыбка», 36нчы «Улыбка» балалар бакчалары биналарына ремонт ясалды. Мәктәпкәчә учреждение объектларының нинди хәлдә булуын барыбыз да беләбез. Алар төзелгәннән бирле капиталь ремонт күрмәгән, ә бүген исә ерактан ук күренеп, кояш кебек балкып тора. Балалар бакчаларында эшләр 2018 елның августында ук тәмамланган һәм нәниләргә яңадан ишекләрен ачып җибәргән.
Ремонт барышында аларда 8 төрле эш башкарылган. Тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган, түбә, санузеллар, керү юллары, фасад, инженерлык челтәрләре ремонтланган.
Быелдан кухня җиһазлары сатып алуның бер төре кертелгән.
Авылда су белән тәэмин итү буенча да эшләр бара. 2018 елда Соколка авылында яңа су чыганагын урнаштыру, шулай ук Карабаш бистәсендә 2017 елда башланган сучистарткыч корылмаларын ремонтлау эшләре тәмамланды.
Урамнарны яктырту программасын тормышка ашыру өчен 2018 елда 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. План буенча бу эш Бөгелмә районының 5 торак пунктының 19 урамында башкарылган. Алар – Карабаш бистәсе, Якты Ялан, Яңа Александровка, Солдат Писмәнкәсе һәм Иске Исаково авыллары.
Сыер абзарларын, остаханәләрне һәм ашлык саклау урыннарын капиталь ремонтлау. 2018 елда 5 сыер абзары ремонтланган. Ключи авылындагы «Рассвет» хуҗалыгында, Сугышлы авылындагы «Наратлы» җәмгыятендә – абзарлар, ә “М. Җәлил исемендәге” хуҗалыкта ашлык саклау урыннары яңартылган.
Юл төзекләндерү программасы буенча 4 юнәлештә эшләр башкарылган. Юл челтәрен норматив хәлгә китерү буенча шәһәрдә һәм районда 30 миллион сум акчага вак таш җәю эшләре үтәлгән. Барлыгы 10 шәһәр һәм район урамнары ремонтланган. 14 урам һәм 4 җәяүлеләр юлына асфальт түшәлгән.
Юл фонды буенча 16,5 миллион сумга ремонт ясалу көтелә. Алар киртәләр урнаштыру, ясалма тигезсезлек булдыру, Бөгелмә һәм шәһәр тибындагы Карабаш поселогында чокырларны ремонтлауга тотылачак.
Ветеринария хезмәте биналарын капиталь ремонтлау программасы да эшләп килә. Узган елны Бөгелмә районының ветеринария хезмәте бинасының фасадын һәм эчке бизәкләү эшләре башкарылган.
Социаль әһәмияткә ия объектлар шәһәр территориясендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә җитәрлек. Республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны авылда калдырыр өчен төрледән-төрле программалар кертә. Шул исәптән мәдәният йортлары ремонтлана, булмаган урыннарда күпфункцияле үзәкләр төзелә. 2018 елда Петровка авылы мәдәният йортына капиталь ремонт һәм Кече Бөгелмә авылы мәдәният йортының эчке ягында эшләр тәмамланган.
Авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау башкарыла. Быел әлеге программа буенча Яңа Александровка авылы бинасын төзекләндерү эшләре башкарылган.
2018 елда Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча ике объектка капиталь ремонт ясалган. Болар – социаль яклау учреждениесе бинасы һәм «Яңарыш» физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм үстерү программасы кысаларында, быел Яшьләр сарае каршындагы Ненастин урамы буенча скверга капиталь ремонт ясалган. Хәзерге вакытта җиһазлар белән тәэмин итү стадиясе тәмамланып килә.
Республика программаларыннан тыш, өстәмә бүлеп бирелгән акчага да күпсанлы эшләр башкарыла. Шулар исәбендә, “Татнефть” җәмгыяте бүлеп биргән акчага “Энергетик” стадионын капиталь ремонтлау буенча эшләр дәвам итә. Яшьләр сарае капиталь ремонтлана. Ел ахырында җиһазлар белән тәэмин итүгә өстәмә 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Герцен урамында урнашкан 1нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе капиталь ремонтлана.
2019 елда Бөгелмә муниципаль районында 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа