Бөгелмә районының социаль-икътисади торышы
2018 елның 1нче кварталында Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре.
Бөгелмә шәһәрендә үткән эшлекле киңәшмәләрнең берсендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Морад БУЛГАКОВ чыгыш ясады. Ул 2018 елның 1нче кварталында Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында бәян итте. Түбәндә аның чыгышын тәкъдим итәбез.
Бу чорда район һәм шәһәр предприятиеләренең тулаем эш, продукция күләме 13,3 миллиард сум (2016 елда – 106 процент, 12,6 миллиард сум) тәшкил иткән.
Продуктның тулаем күләменең уңай динамикасы түбәндәгеләргә бәйле:
– “ТНГ-Групп” җәмгыятенең эшчәнлеген активлаштыруы – эш күләме 7,8 миллиард сум ( үткән ел белән чагыштырганда 113 процент, 6.9 миллиард сум) тәшкил иткән. Предприятиенең тулаем күләме 59 процент тәшкил итә.
– Бөгелмә механика заводының продукция җибәрү күләмен арттыруы – 1,0 миллиард сум (166 процент, 0,6 миллиард сум);
– Агропромышленность комплексы өлкәсенең яхшы динамикасы – 173 миллион сум (111 процент, 156 миллион сум).
Агымдагы елның 1 апреленә Бөгелмә муниципаль районындагы кече эшмәкәрлек субъектлары 3 151 берәмлек тәшкил иткән – үткән елның шул ук вакытына 3154 берәмлек булган. Алар рәтендә – 789 кече предприятие, 2 321 берәмлек шәхси эшмәкәр. Кече бизнес өлкәсендә эшләүчеләрнең гомуми саны – 7 415 кеше, үткән елның шул вакытына алар 7417 кеше булган. Кече эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан 2,7 миллиард сумлык эш һәм хезмәт башкарылган. Кече бизнес оешмаларында уртача хезмәт хакы 21,5 мең сум тәшкил итә. Зур һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләр – 21 595 кешене, айлык уртача хезмәт хакы – 34,8 мең сум.
Бөгелмә муниципаль районының тупланган бюджетының шәхси керемнәр планы 2018 елның 1нче кварталында 114,3 процентка үтәлгән. Тупланган бюджеттан чыгымнар 414,5 миллион сум тәшкил иткән. Үткән елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары арту сәбәпле, бюджет системасы чыгымнары 5,8 процентка арткан.
2018 елның 1нче кварталы нәтиҗәләре буенча Бөгелмә муниципаль районының тулаем бюджеты 68,2 миллион сумга үтәлгән.
Бөгелмә районында яшәүче халык саны агымдагы ел башында 106 112 кешене тәшкил иткән. Быелның 3 аенда 258 кеше туган һәм 367 кеше үлгән. 1 кварталда туучылар һәм үлүчеләрне исәпкә алып, халык саны 106 030 кешене тәшкил иткән.
Отчет вакыты аралыгында Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 2501 кеше мөрәҗәгать иткән. Агымдагы елның 1 апреленә 430 буш эш урыны вакансиясе булдырылган. Бу үткән елның шул вакыты белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк.
Бүгенге көнгә вакансияләр саны эшсез гражданнар санына караганда 2,6 тапкырга күбрәк. Эшсезләр саны – 277 кеше, ә вакансияләр саны 703не тәшкил итә. Шулай да сорау һәм тәкъдимнәр арасында тигезсезлек саклана. Бу женес, һөнәри әзерлек, квалификация, хезмәт хакы шартларына туры килмәү һ.б.
Сорау һәм тәкъдим арасындагы киеренкелекне киметү максатыннан, эшсез гражданнарга һөнәри белем бирүгә махсус игътибар бирелә. Әлеге вакыт аралыгында 98 эшсез кеше яңа (икенче) һөнәри белем алырга юнәлтелгән.
Альбина Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа