Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә районында янгын куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде.

Ул 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Ул бөтен республика территориясендә учак ягуны, коры үлән һәм чүп-чар яндыруны тыюны үз эченә ала.

Күчмә комиссия утырышы кысаларында, белгечләр һәм җаваплы затлар янгын куркынычы янаган чорга Бөгелмә муниципаль районы торак пунктларындагы әзерлекнең торышы турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Артур Гершиков, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Максим Пестерев, «Бөгелмә урманчылыгы»  дәүләт учреждениесе җитәкче-урманчысы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп мәсьәлә – районның авыл җирлекләре территориясендә янгын куркынычы чорына әзерлек, 2020 елда урманнарны һәм торак пунктларны янгыннардан саклау буенча кичектергесез чаралар күрү.

Киңәшмәдә торак пунктлар, предприятиеләр, бакчачылык ширкәтләре территорияләрен янгын куркынычы булган башка материаллардан, ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан һәм янып китү куркынычы булган башка материаллардан чистарту буенча эш алып барырга тәкъдим ителде.   Янгынга каршы минераллаштырылган саклагыч полосалар булдыруга, торак пунктлар тирәсендә янгынга каршы аралыкларның торышына игътибар итәргә киңәш ителде. Янгын гидрантларын контрольгә алырга һәм аларның төзеклеген тикшереп, кирәкле дәрәҗәгә китерергә, коры үлән үсемлекләре яндыруны, учаклар үрчетүне катгый тыярга дигән карарлар кабул ителде.

Янгын очракларында беренче чиратта кирәкле сулыкларны, буаларны һәм аларга керү юлларын төзекләндерү, янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган язгы-җәйге чорны куркынычсыз үтү буенча чаралар комплексы үткәрү йөкләнде. Урманчыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольгә алырга,  янгын хәленә даими мониторинг үткәрергә кирәклеге әйтелде.

Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы: гражданнарга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы портал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса