Бөгелмә районында террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды
Террорчылыкка юл куелмасын.
22 июнь көнне Карабаш сусаклагычында террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды. Анда “Татнефть” җәмгыятенең Икътисадый куркынычсызлык идарәсе, мәгълүматларны саклау хезмәткәрләре, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, “Татнефть-Охрана” хосусый предприятиесе вәкилләре, “УТПЖ для ППД” һәм Росгвардия” хезмәтчәннәре җәлеп ителде.
Карабаш сусаклагычы – гидротехник корылма – пропуск белән генә үтеп керү мөмкин булган кырыс режимлы объект. “Татнефть” компаниясе аның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен шактый чыгымнар тота. Моңа видеокүзәтү, куркыныч турында сигнал бирү системаларын эшләтү, персоналның әзерлеген тикшерү алымнары да керә.
Өйрәнүләр уздыру өчен корылган легенда нигезендә шартлы террорчылар (дүрт кеше) саклаулы зона режимын бозып, моторлы көймәдә плотинаның үзенә кадәр барып җитәләр. Су өслеге буйлап чит-ят кешеләрнең хәрәкәт итүен каравыл-сак хезмәткәрләре күреп ала һәм бу хакта ведомстводан тыш сак бүлегенә хәбәр итә. Ул арада битлекләр кигән, камуфляжлы чит-ятлар плотинага шартлаткыч муляжын бушата башлый. Әмма аларга арытаба нидер эшләргә мөмкинлек бирмиләр – объектның сак хезмәте вәкилләре “һөҗүм итүчеләрне” полицейскийлар килгәнче тоткарлап тора алдылар.
– Өйрәнүләр уңышлы узды, “яхшы” дип бәяләрлек, – ди “Татнефть-Охрана” хезмәтенең бүлек начальнигы Григорий Моратов. – Безнең хезмәткәрләр инструкция буенча эш итте, алга куелган бурычларны үтәп чыга алды. Гадәттән тыш хәл килеп туа калган очракларга әзер булып тору өчен мондый өйрәнүләр бик кирәк. Моннан тыш, экстремаль шартларда эш итәр өчен хезмәткәрләрнең психологик әзерлек дәрәҗәсе дә күтәрелә.
Карабаш гидротехник корылмасында мондый өйрәнүләр ел саен уздырыла. Киләчәктә андый күнекмәләр алуны ешайта төшәргә дә планлаштыралар
Рәмис ӘМИНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа