Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә районында тагын бер кеше коронавирус белән авыручылар исемлеген тулыландырды

Татарстанда 24 Яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 22се – элемтәләр нәтиҗәсе.

6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18е өйдә дәвалана.

18 яшькәчә – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 3
30 яшьтән 50 яшькәчә – 8
50 яшьтән 60 яшькәчә – 7
60 яшьтән 70 яшькәчә – 4

70 яшьтән 80 яшькәчә – 2

Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:

  Казанда – 9, Нурлатта – 3, Яр Чаллы, Биектауда – 2шәр, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш районы, Түбән Кама, Яңа Чишмәдә  1әр очрак.

 

8 сентябрьгә Татарстанда барлыгы 6 718 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 5 547 кеше терелгән, шул исәптән 15 е – узган тәүлектә.

Республикада  коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланган.

1945 елда туган ир ике яклы пневмония белән республика йогышлы авырулар хастаханәсенә  салына. Йөрәк-кан тамырлары системасының җитди хроник авырулары булган. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

1959 елда туган Әлмәт шәһәрендә яшәүче кеше яңа коронавирус инфекциясе белән ике яклы пневмония белән район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә җибәрелә. Хәле озакка сузылган йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында катлауланды. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса