Бөгелмә районында коронавирус йоктыруның ике яңа очрагы расланды
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус белән авыручы 35 кеше ачыкланган, чит төбәкләрдән авырып кайту очраклары теркәлмәгән.
12 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькәчә – 15
50 яшьтән 60 яшькәчә – 9
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 1
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче – юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда – 14
Яр Чаллыда – 2
Әтнә районында – 2
Бөгелмә районында – 2
Буа районында – 1
Югары Ослан районында – 4
Яшел Үзәндә – 2
Кукмара районында – 1
Лаеш районында – 1
Түбән Кама районында – 4
Саба районында – 1
Чистай районында – 1
Узган тәүлектә 41 кеше һәлак булган.
ИВЛда – 40 кеше.
Стационарда – 495 кеше
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 5 569 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шулардан 4 472 кеше терелгән, шул исәптән 36ы – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа