Бөгелмә районында коронавирус йоктыруның бер яңа очрагы расланды
Актуаль тема

Бөгелмә районында коронавирус йоктыруның бер яңа очрагы расланды

Шулай ук узган тәүлек эчендә табиблар күрше Әлмәт районында авыруның ике очрагын ачыклаган.

Татарстанда узган тәүлектә  Covid-19 коронавирус белән авыручы 30 кеше ачыкланган.

Чирнең читтән кертелгәннәре – 3, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 27.

8 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана. 

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 2

18 яшьтән 30 яшькәчә – 4

30 яшьтән 50 яшькәчә – 10

50 яшьтән 60 яшькәчә – 4

60 яшьтән 70 яшькәчә – 5

70 яшьтән 80 яшькәчә – 3

80 яшьтән 90 яшькәчә – 2

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче – юк.

 

Шәһәр һәм районнар буенча:

Казанда – 9

Яр Чаллыда – 4

Әлмәттә – 2

Бөгелмә районында – 1

Югары Ослан районында – 3

Алабугада – 1

Яшел Үзән районында – 1

Лаеш районында – 3

Түбән Кама районында – 1

Питрәчрайонында – 3

Саба районында – 1

Тукай районында – 1

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 5 278 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шулардан 4 139  кеше терелгән, шул исәптән 35ы – узган тәүлектә.