Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә районында - Дин нигезләре дәресләре

12 ел элек Таллы Бүләктә мәчет төзелү белән авылга яңа рух өстәлә.

12 ел элек Таллы Бүләктә мәчет төзелү белән авылга яңа рух өстәлә.

Биредә ел саен авыл халкы өчен дин нигезләрен үз эченә алган белем алу

сәгатьләре оештырыла. Биредә апа-әбиләр октябрьдән май аена чаклы

Коръән, намаз укырга өйрәнә.

Дин йортына укырга килүчеләр ислам чыганагы булган төп китап Корьән

Кәримне, гарәп хәрефләрен, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнәләр. Бакча эшләре

тәмамлангач, авыл мәчетләрендә укулар башланып китә.

Таллы Бүләк мәчетенә ислам, иман нигезләре өйрәнергә быел 8 апа-әби

йөргән. Алар әлеге укулар барышында Аллаһыны тану, намаз уку, ураза тоту,

зәкәт бирү кебек дин нигезләренә, һәм иман – ул кешенең Аллаһка, фәрештәләргә,

пәйгамбәрләргә, изге китапларга, кыямәт көненә һәм тәкъдиргә ышануы булуына

төшенгән.

- Коръән хәтердә гел-гел яңартып тормасаң, онытыла торган әйбер, шуңа

күрә мәчеттә укуларны даими уздырабыз. Яшь буын турында да онытмыйбыз.

Җәй айларында ике атналык укулар оештырабыз. Яшьләрне намазга бастыру –

безнең бурычыбыз. Булган дини белемнәребезне аларга өйрәтеп калдырсак, алар

дәвамчыларыбыз булачак, – ди Таллы Бүләк мәчете имамы Габделхак хәзрәт

Нуруллин.

- Мәчетнең бөтен матурлыгы – биредә кешеләр булу. Безнең апаларыбыз

мәчеткә бик теләп йөри, һәрвакыт ярдәм итәргә дә әзерләр, кулдан килгәнне

эшләүдән баш тартмыйлар, – ди Мөнҗия абыстай Нуруллина.

Таллы Бүләк авылы мәчетендә дини белемнәрне Баязит хәзрәт Рәүпов бирә.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса