Бөгелмә районында «COVID-19»ның яңа очрагы расланды
Татарстанның алты районы коронавирус буенча статистикага керде
Узган тәүлектә республикада 29 яңа “COVID-19” очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 27се – элемтәләр нәтиҗәсен.
«4 кеше хастаханәгә салынды, 25 кеше өйдә дәвалана», – дип сөйләде “Роспотребнадзор”ның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
30 яшьтән 50 яшькә кадәр булган пациентлар – 13, 18дән 30 яшькә кадәр – 5, 50 яшьтән өлкәнрәкләр – 11 кеше. Статистикада 80 яшьтән өлкәнрәкләр һәм балигъ булмаганнар юк.
Чирнең антилидеры – Казан. Башкалада – 23, Кама Тамагында – 2, Бөгелмә, Балтач, Яшел Үзән, Кукмара районнарында берәр авыручы ачыкланган.
Бүгенге көндә Татарстанда 5 959 “COVID-19” очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә 4 778 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 4се – узган тәүлектә.
Татарстанда коронавирус корбаннарының саны 49га кадәр арткан.
Кичә республикада Чаллы һәм Әлмәт районында яшәүче ике хатын-кыз вафат булды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Яр Чаллыда яшәүче 1955 елда туган хатын-кыз, сулыш алу авыр булу сәбәпле, хастаханәгә салына. Тикшерү барышында яңа коронавирус йогышы ачыкланган. Онкология чире кискенләшү фонында аның хәле начарлана. 19 июльдә ул вафат булган, вирус идентификацияләнгән», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Әлмәттә 1970 елның 16 июлендә туган хатын-кыз хастаханәдән тыш ике яклы пневмония диагнозы белән вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Аның эндокрин системасында хроник авырулары булган. 9 августта ул вафат була. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа