Актуаль тема

Бөгелмә районында бер көндә ике ир-ат батып үлгән

Ике ир-ат та исерек булган.

Республиканың Бөгелмә районында ике ир-ат суда батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бөгелмә шәһәре буасында ир-ат батуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 27 июль 15.44 сәгатьтә килгән.

Водолазлар ярдан 15 метр ераклыкта 32 яшьлек ир-атның мәетен чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Өч сәгатьтән соң Бөгелмәнең ташландык буасында 53 яшьлек ир-атның мәете табылган. Ул ярга берничә метр кала батып үлгән.

Мәгълүмат "Татар Информ"нан алынды.