Юл-транспорт һәлакәте Казан - Оренбург трассасының 298нче километрында булган.
(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Бөгелмә районында автобус белән такси бәрелешкән урыннан видео пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, кичә Татарстанның Бөгелмә районында автобус һәм җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Ун пассажиры булган "Уфа - Казан" рейс автобусы каршы як полосага чыгып, "Джили" җиңел машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/15/156037/