Бөгелмә районы башкарма комитеты вәкилләре Азнакайда урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында булып, якташ-өлкәннәребезгә район башлыгының бүләкләрен тапшырдылар
"Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре Азнакайда урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында булып, якташ-өлкәннәребезгә - тыл ветераннарына муниципаль район башлыгының бүләкләрен тапшырдылар. Интернатта өлкәннәребез өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган - бүлмәләрдә заманча мебель, көндәлек куллану техникасы урнаштырылган. Хезмәткәрләр дә үзләре тәрбиясендәгеләр өчен барлык шартларны да тудырырга омтылып...
"Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре Азнакайда урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында булып, якташ-өлкәннәребезгә - тыл ветераннарына муниципаль район башлыгының бүләкләрен тапшырдылар.
Интернатта өлкәннәребез өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган - бүлмәләрдә заманча мебель, көндәлек куллану техникасы урнаштырылган. Хезмәткәрләр дә үзләре тәрбиясендәгеләр өчен барлык шартларны да тудырырга омтылып эшлиләр. Миңнегаян Зыяфетдин кызы Садретдиновага 89 яшь икән. Үз аякларында йөрергә тырыша, мәдәният йорты волонтерлары, укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр тарафыннан оештырылган бер генә чарадан да калмый.
- Мин элек Карабаш бистәсендә яшәдем, - ди ул. - Үземнең күршеләрне сагынып искә алам, бик яхшы кешеләр иде. Ике улымны җирләдем. Ирем дә бик иртә китте шул, нибары 50 яшь иде үзенә. Өченче ел инде биредә яшим. Рәхмәт, онытмыйсыз, килеп, хәл белеп йөрисез.
Ә Наталья Ивановна Бренделева быелның декабрендә 88 яшен бәйрәм итәчәк икән. "Ул безнең җырчыбыз, бик күп такмаклар белә, - ди бу ветеран турында психолог Алсу Әмирова. - Чәй мәҗлесләрендә шундый матур итеп рус халык җырларын башкара ул".
Надия Заһидулла кызы Заһидуллина бүлмәсендә - чын татар өе. Мендәрләре бик тә пөхтә итеп берсе өстенә берсе өеп куелган. Әби - күрү буенча инвалид, шуңа да карамастан, иртүк торып, бүлмәсен ялт иттереп җыештырып куя ди. Кеше белән тиз аралашучан, ягымлы Надия әби ашханәгә үзе бара икән, "Вера и Надежда" түгәрәгенә йөри, намаз укырга өйрәнгән.
Бөгелмәдән килгән якташларын интернатта тәрбияләнүчеләр җылы каршыладылар, онытмаганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр", - дип яза безгә Рәзилә Шакирова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа