Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә районы - “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен иң актив оештыручы

Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе уза. Аны оештыруда Әгерҗе, Әлки, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Түбән Кама, Тукай районнары, шулай ук Казан аеруча зур активлык күрсәтте, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Традицион хәйрия акциясе Татарстанда 1 июньдә башланып китте. Проектның икенче этабына старт бирү 1 августта планлаштырыла. Теләге булган һәркем уртак игелекле эшкә үз өлешен кертә ала. Моның өчен муниципаль берәмлек башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә һәм муниципалитетта акция координаторын белергә кирәк, – диелә министрлык хәбәрендә.

Быел хәйрия ярдәменә 7,5 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм 20 меңгә якын 2-11 сыйныф укучысы мохтаҗ. Хәзерге вакытта 2 мең укучыга ярдәм күрсәтелгән. Акция кысаларында укучылар портфельләр, мәктәп формасы, канцтоварлар сатып алу өчен бүләк сертификатлары алдылар.

Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит республика хәйрия акциясе аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларга, тәрбиягә бала алган гаиләләргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Ул 2007 елдан хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме буенча республика советы инициативасы белән үткәрелә, дип хәбәр итә Татар-информ матбугат агентлыгы.

Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса