Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмә районы Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнә

9 майга кадәрбер айдан да әзрәк вакыт калды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек инде башланып киткән.

9 майга кадәрбер айдан да әзрәк вакыт калды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек инде башланып киткән.

Бөек Ватан сугышы елларында Бөгелмә муниципаль районыннан яу кырына – 14 844 кеше киткән. 7 972 катнашучы кире әйләнеп кайткан, 5 270 кеше һәлак булган, шул исәптән 1 602 кеше хәбәрсез югалган. 9 Советлар Союзы Герое – Бөгелмә горурлыгы.

Хәзерге вакытта Бөгелмә муниципаль районында 968 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 16 – инвалидлыкка ия, 40 – Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 – “Блокадалы Ленинградта яшәүче”, 3 – концлагерь тоткыны, 665 – тыл хезмәтчәне.

 

Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысына да социаль яклау бүлеге белгечләре тарафыннан, гамәлдәге законнарда каралган социаль ярдәм ала.

Җиңү көнен бәйрәм итү 9 майда сәгать 9да Мәңгелек дан мемориалына һәм Геройлар Аллеясына чәчәкләр салудан башланып китәчәк. Төп бәйрәм чаралары Техника йорты мәйданы. Гадәттәгечә “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясе узачак. Акциядә катнашучыларның якынча саны 5 000нән артыр дип көтелә. Барлык теләүчеләр өчен “кыр кухнясы” оештырылачак, анда солдат боткасы ашатачаклар һәм интерактив мәйданчыгы оештырылачак, анда сугыш елларына багышланган җырлар тыңларга мөмкин булачак.

Кичке бәйрәм программасы Техника йорты мәйданында дәвам итәчәк һәм салют белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса