Бөгелмә “Радуга” социаль үзәгендә “Хатирәләр терапиясе” дип аталган чара узды
Бөгелмә "Радуга" социаль үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең яңа технологияләре уңышлы кулланыла. Шундыйларның берсе - "Хатирәләр терапиясе" дип атала. Әлеге чара өлкән яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләргә, рәхәтләнеп аралашу, хатирәләре белән уртаклашу, шатлыкларын да, борчу-хәсрәтләрен дә сөйләп, күңел бушату мөмкинлеге бирә. Җан тынычлап кала, күңел канәгатьләнү хисләре...
Бөгелмә "Радуга" социаль үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең яңа технологияләре уңышлы кулланыла. Шундыйларның берсе - "Хатирәләр терапиясе" дип атала. Әлеге чара өлкән яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләргә, рәхәтләнеп аралашу, хатирәләре белән уртаклашу, шатлыкларын да, борчу-хәсрәтләрен дә сөйләп, күңел бушату мөмкинлеге бирә. Җан тынычлап кала, күңел канәгатьләнү хисләре ала. Язмышны да, кыенлыклары өчен үпкәләп түгел, ә ничек бар шулай кабул итә алу хисләре уяна. Үзен игътибар белән тыңлауларын ишетү кемгә дә тансык бит ул, бигрәк тә озак вакытлар хәтта сөйләшергә дә кешесе булмаганнар өчен...
Татьяна Мимхайловна Григорьева 1932 елда Кече Бөгелмә авылында алты балалы ишле гаиләдә өченче бала булып туа. Әти-әнисе урман эшендә эшли. Алар белән әле тагын әтисенең энесе дә яши. Сугыш чыгуга, әтисен дә, абзыйларын да бер көнне фронтка алып китәләр. 1941 елның декабрендә алар хәбәрсез югала.
- Мин үзем сугышны күреп белмим. Танклар тавышын да ишетмәдем, туплар атканны да күрмәдем. Әмма каһәр суккан сугыш уты минем гаиләмә дә үтеп керде, бөтен гомер буена җитәрлек итеп яндырды, көйдерде, - дип сөйли Татьяна Михайловна.
Бик ярлы яшиләр алар. Киенергә кием юк. Ашарга да хәтта җитми. Булган нәрсәләрнең барысын да фронтка озата баралар. Әниләре иртәнге 5тән торып эшкә китә, караңгыга кадәр калып, соң гына кайта. Йорт мәшәкатьләре тулысынча олы апасы Клавдия өстенә төшә. Ипи юк, яшел үләнне булган он белән кушып, көлчә пешерәләр. - Ул ипи искиткеч тәмле тоела торган иде, - дип искә ала сугыш баласы.
- Җәен яхшы инде: җиләк, гөмбә бар. Малайлар балык тота. Тамакка кабарлык ризык табарга була иде әле.
Ферма артында бер хәрби часть урнашканлыгын да хәтерли Т. Григорьева:
- Бала-чагалар, җыелып, концерт куярга йөри идек. Шигырь сөйлибез, "Орлёнок, орлёнок, взлети выше солнца..." дип җырлар җырлыйбыз. "Катюша"ны да җырлый идек әле. 7 ноябрьдә - СССР вакытындагы иң зур бәйрәмнәрдән саналган Бөек Октябрь Социалистик Революциясе көнендә сугышчыларга бүләкләр - үзебез теккән янчыклар, бәйләгән оекбаш-бияләйләр тапшырдык. Ә кыш көне ул частьны алып киттеләр...
Радио булмый алар өендә. Сугыш бетү турындагы хәбәрне күршеләрдән ишетәләр.
- Җиңү сүзен ишеткәч, нинди шатлык кичерүргәнлегебез турында сөйләп кенә аңлата торган түгел. Бәхетебезнең иге-чиге юк иде...
Екатерина КОЛУПАЕВА,
өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүче белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа